Китап (роман) - страница 3

Шрифт
Интервал


Һәм менә…

Әлеге ачыш кешелек өчен нинди генә зур казаныш булмасын, хатын иренең акылдан шашуын теләми иде. Ул бер мәлгә көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. Аннан соң, тынычлана төшкәч, ишекне дөбердәтергә тотынды. Әмма моның бер файдасы да тимәячәген аңлап, кыңгырауга басты. Ягымлы тавыш ишетелде. Әмма ишекнең аръягындагы җәнҗал туктамады. Аның ире бу тавышны ишетми иде, ахры. Ишекне ачып кермичә, ирне тынычландырып булачак түгел иде. Хатын кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга уйлап куйды. Һәм шундук колагында ышанычлы тыныч тавыш яңгырады.

– Мин сезне тыңлыйм…

«Юк… Мин болай гына…» Кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга ярамый иде. Ире үз эшенең яшерен булуы турында берничә кат искәрткәне бар. Ишек артында нинди хәлләр булуы билгесез. Шуңа да «кичекмәс ярдәм» дигәнең мәңгелек зыянга әйләнергә дә мөмкин. Аны чакырырга ярамый иде. Нишләргә соң?

Ишекне ватарга кирәк. Хатын ашыгып баскычка юнәлде. Ишекләр белән идарә итү пульты подвалда иде. Баскычтан берничә адым атлау белән баягы ишекнең келәсе шалтыраган тавыш ишетелде. Хатын туктап калды. Ишек тоткасы кыбырдап куйды. Һәм хатын җиңел сулап кире борылды. Ул баскычтан менеп җитүгә, ишек ачылып китте. Бернинди тавышсыз гына ачылса да, ул ничектер шомлы булып тоелды. Хатын ниндидер куркыныч көтеп туктап калды. Ишек шар ачылды, бүлмә идәнендә кырылып яткан нәрсәләр шәйләнде. Әмма беркем дә чыкмады.

– Җаным… – Хатынның тавышында өмет тә, наз да, курку да бар иде: – Кадерлем…

Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде. Һәм ишектә чәч‑башы тузып, күлмәкләре ертылып беткән йолкыш ир күренде. Кырык яшьләр тирәсендә генә булса да, хәлсезләнеп бөкрәеп калганлыктан һәм үпкә чирле кеше шикелле еш‑еш сулаганлыктан, ул бабайга охшап тора иде. Тартышып, җыерчыкланып беткән йөзе ул бабайны үтә дә карт итеп күрсәтә. Әмма хатынны иң борчуга салганы – ирнең күзләре иде. Ул күзләрдәге якты нур юкка чыккан, анда бары тик өметсезлек, салкынлык һәм үз хәлен җиңеләйтә алмауга үкенү ачысы гына. Тәненең бер генә җирендә кан әсәре күренмәсә дә, бу яралы ерткыч иде. Хатын куркудан артка чигенеп куйды. Ләкин шундук үзен кулга алып, елмайгандай итте.

– Нәрсә булды сиңа, кадерлем…

Хатынның тавышында өмет һәм кайгыртучанлык иде. Аның тавышындагы бу тойгылар мәңгелек туңлыкны да эретер сыман иде. Ләкин ир илтифат итмәде. Ул туң карашы белән тирә‑якны күздән үткәрде. Һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй башын чайкап куйды.