Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну - страница 3

Шрифт
Интервал


Жәмилә дәшмәде. Нәрсә дип әйтергә белмичә, мин да дәшми тордым. Ниһаять, ушымны җыеп:

– Син теге, ни… сихерче, шаман буласаңмы инде, – дип пышылдадым.

– Шулайрак. Мин бит яшь чакта Себерда, кара урман эчендә үскән, гомер иткән кыз.

– Ярар, алай булса, менә мин кайчан бу дөньядан ахирәткә күчәчәкмен? Әйтәләсеңме?

– Әйтәләм.

– Йә, кайчан? – маңгаема тир бәреп чыкты.

– Кайгырма, – дип юатырга ашыкты Җәмилә. – Син озак яшәячәксең.

– Йөзгә хәтле?

– Анысын белмим. Мин сине ап-ак сакаллы бик карт кеше итеп күрәм.

– Моны мин үзем дә беләм.

– Әйе, син озак яшәрсең һәм барысы да яхшы булачак… Тик менә Рамилә үләчәк.

Янә тынлык урнашты. Аның борчылуы миңа да күчте:

– Җәмилә, син кайда? Кайда син?!

4

Менә мин Җәмиләнең яшел күзләренә багып, аның якты фатирында утырам. Чәй эчәм. Соңгы сөйләшүдән бер атна чамасы вакыт узган иде.

– Дөньяның иң гүзәл кызы табылдымы?

Әй мактаган иде Җамилә үзенең теге ахирәткәен. Топ-модель, имеш.

– Кем, Рәмиләме? Шөкер, исән.

– Мин бик шатмын.

– Ярар, әйдә үзебезнең хакта сөйләшик әле.

Мин шөбһәгә төштем. Кайнар чәйне зур зәңгәр кәсәдан яңа ыштаныма түгүемне сизми дә калдым. Җәмилә каушап калуыма игътибар да итмичә дәвам итте.

– Сиңа бер тәкъдимем бар. Сәер тоелса да, тыңлап бетер әле: безгә никах укытырга кирәк.

– Кемгә ул безгә?

– Кемгә?! Кемгә?! Синең белән миңа.

Инде мин чынлап куркып калдым. Көчем китте. Кәсәне төртеп куйдым – нинди чәй инде, элеке шәкертләр әйтмешли, халәте икраһ – ирексез хәлдә булганда. Йә, Ходаем, мәдәт! Нәрсә уйлый бу урман кызы?

– Йә, шуннан!

Җәмилә авыр сулап куйды да, сөйләргә тотынды.

Аның буталчык, каршылыклы сүз сөрешеннән мин менә нәрсә аңладым.

Теге вакытта телефоннан сөйләшкәннән соң Җәмилә бер ерак авылда кунакта булып кайткан икән. Авылда ул мәрхүм иренең ниндидер бер ерак туганы, бер карчык белән очрашкан. Казандагы бу фатир аныкы икән. Җәмилә, банктан кредит алып, аны сатып алырга теләгән. Тик карчык көтелмәгән кунакны бик нык куркыткан.

– Абыстай, мине рентген кебек үтәли күрде, – Җәмилә куркуларын яңадан кичергәндәй булды. – Ул бөтен тормышымны кинода күргәндәй тасвирлый башлады.

"Әгәр тәүбәгә килмәсәң, языкларың җәзасы балаларыңның башында да төшәчәк", – дип нык кисәткән Җәмиләне теге абыстай. Әмма фатир ачкычларын кире алмаган. Киресенчә, фатирны бүләк итәргә вәгъдә иткән. Әгәр никахлы иреңне авылга алып кайтып күрсәтсәң, дигән.