"Ә-ә, менә ни өчен Җәмиләгә никах кирәк булган икән" дигән нәтиҗәгә килдем мин. Тик нинди гөнаһлары өчен орышкан соң аны күрәзәче әби.
– Нигә миңа шулай сынап карыйсың! – дип кызып китте Җәмилә. – Әйе, мин фахишә! Ләкин мин урам себеркесе түгел, мин «индивидуалка» буларак эшләдем. Ике ай чамасы гына эшләдем. Аннары ташладым. Син – соңгы клиентым булдың.
Алай икән… Нинди саер сүз – "индивидуалка"…
– Тукта әле, мин сиңа акчаңны бирмәдем ич.
– Ничек бирмәдең? Ә 5 000-лекне кем бирде соң? Онытыңмыни?
– Син бит үзең, ипотекага түләрга җитми, дип әйттең.
– Әй, тиле! Син Хуҗа Насретдин кебек ишеткән барча әкияткә ышанасыңмы? Мә, акчаңны, миңа кирәкми ул, – Җәмилә биш меңлекне өстәлгә ташлап, үкси башлады.
…Бу әшәкелеккә аны Рамилә тарткан икән. Ул инде ун ел буе профессионал рәвештә «эшли». Рәмиләнең "ментовская крышасы" да бар. «Крыша» табышның яртысын үзенә ала.
– Әгәр мөшкел хәлдә калмасам, мин бу юлга басмый идем, дип шыңшыды Җәмилә.
Беренче ире белән бергә әтисен үтергәннәр…
Йортларын басканнар…
Бизнесларын тартып алганнар. Шуннан бурычка баткан…
Унике яшьлек кызы бар. Аны ничек тәрбияләгә?..
Ярый әле хәзер баласын әнкәсе карый. Тик ул әтисе бакыйлыкка күчкәч, еш авырый башлаган.
Нинди хисләр кичердем мин, шуны тыңлап? Җәмиләне гәипләдемме? Аны гөнаһлы дип санадыммы? Уйларым буталды. Искә Галимҗан Ибраһимов төште, анын "Татар хатыны ниләр күрми" повесте. Бөтен бәлә татарнын ялгыш кыйбласыннан.
5
Җәмилә минем күңелсез уйларымны бүлде:
– Син шундый әшәке кеше белән никахлашырга теләмисең инде. Миңа күп кирәкми бит. Мин икенче хатының булырга да риза.
– Хатыным юк! Китте ул, чит илләргә, мин ялгыз калдым.
Бу сүзләрне ишеткәч, ул җанланып китте:
– Алай булгач, нинди каршылык бар.
– Тукта әле, Җәмилә, сиңа бит никах формал рәвештә, теге абыстайның күзен буу, фатир өчен генә кирәк.
– Алай димә! Әйдә, ачыктан-ачык сөйләшик. Менә кара, син – ялгыз, мин дә ялгыз…
– Тукта, ә икенче ирен?
– Нинди икенче ирем?
– Соң син бит гел: беренче ирем, беренче ирем, дип сөйлисең. Димәк, икенчесе дә булган.
– Ә-ә, ул гражданский брак кына иде. Бер яшьтәшем, Дениз исемле төрек егете иде ул. Мин аны куып чыгардым.
– Нигә?
– Ялкау. Мин – ир кеше, диеп, һаман күкрәк сугып утыра, тик кулыннан бер эш тә килми. Бер көн гардинны беркетеп куюын сораган идем. Менә шуны, – Җәмилә ап-ак, матур кулларын югары күтәреп, тәрәзә өстенә ишарәләде. – Ярар, беркетте. Урындыкка утырган идем. Шалт итеп башыма төште ул. Чыдамадым: "Кулсыз тәре! Нарсәгә кирәк син миңа шуны да эшли алмагач. Гардин нык торырга тиеш. Асылынырга да телесәм дә, урыныннан кымшанмаса тиеш", – дип кычкырдым. Кудым! Барыбер бөтен эшне үземә эшләргә туры килә.