Кайту - страница 2

Шрифт
Интервал


Бераздан чит ил эшләре буенча халык комиссары Молотовның тавышы ишетелде. Аның "Граждане и гражданки Советского Союза!" – дигән сүзе бөтен авыл халкын мизгел эчендә шушы багана төбенә җыйды. Күпләр эшләп йөргән җирләреннән, сәнәк-тырмаларын да куярга онытып, килеп басты.

Качкы борынгы татар авылы булса да революциядән соң кемнәрне Себергә сөреп, кемнәрне атып үтереп халыкны сирәкләделәр дә төрле җирләрдән төрле милләт вәкилләре күченеп килде. Кешеләр элеке шикелле үк аралашып бармаса да ачыктан-ачык дошманлашучылар да юк, үзара сыешып яшиләр. Хәзер ул татарныкы булудан туктап күпмилләтле Совет кешеләре яши торган гадәти авыл иде.

Әнисе белән Тәнзилә дә авыл читендәге аланда печән әйләндереп йөриләр иде. Тавыш ишетелү белән алар да, башкалар кебек үк, йөгерә-йөгерә багана төбенә килделәр. Молотовның беренче сүзе үк кызык тоелды. "Гражданки" димәде ул, ничектер сәер итеп "граждынки" дип әйтте. Бу Тәнзиләгә генә сәер тоелмаган икән. Баган төбенә җитүгә аны ахирәте Наташа куып җитте:

– Эй, граждынкы, куда торопишься, – дип көлде ул Тәнзиләнең терсәгеннән алып.

Икесе дә челтерәтеп көлеп җибәрделәр. Ләкин Тәнзиләнең әнисе шундук шелтәләргә ашыкты:

– Җыегыз авызыгызны! – диде ул кызын Наташадан читкәрәк алып китеп, – Уен түгел бу. Сугыш чыккан.

Тәнзилә бүтән көлмәскә, эчендә кайнаган шатлык хисләрен күрсәтмәскә тырышты. Тик барыбер талпынып-талпынып куйды, радиодан ишетелгән сүзләрнең җитдилеген аңлаган саен иңнәренә канат үскәндәй тоелды.

– Эта война навязана нам не германским народом, не германскими рабочими, крестьянами и интеллигенцией, страдания которых мы хорошо понимаем, а кликой кровожадных фашистских правителей Германии, поработивших французов, чехов, поляков, сербов, Норвегию, Бельгию, Данию, Голландию, Грецию и другие народы, – дип дәвам итте Молотов.

"Кровожадный…" – дип иреннәрен кыйшайтты Тәнзилә моны ишеткәч. Әби-бабаларын кулаклыкта гаепләп Себергә сөргән, әтисен "халык дошманы" дип алып киткән, әнисен әледән-әле кәнсәләргә чакыртып сорау алган Совет власте. Менә кайда ул "кровожадные правители"! Ничә еллар буена үз халкын мәсхәрәләп, төрмәгә ябып, атып үтереп яшәгән хакимият. Үз гражданнарының каны, күз яше, җан әрнүләре белән тукланучы гарип җәмгыять. Менә кайда ул иң зур канэчкеч!

Кешеләр күзләрен тәлинкәгә төбәп, тын да алмыйча тыңлыйлар иде. Ә Молотов сөйли: