Читать Кайту - Марат Кәбиров

Кайту

На данной странице вы можете читать онлайн книгу "Кайту" автора Марат Кәбиров. Общий объем текста составляет эквивалент 125 бумажных страниц. Произведение многоплановое и затрагивает разнообразные темы, однако его жанры наиболее вероятно можно определить как книги о войне, историческая литература. Книга была добавлена в библиотеку 09.08.2023, и с этой даты любой желающий может удобно читать ее без регистрации. Наша читалка адаптирована под разные размеры экранов, поэтому текст будет одинаково хорошо смотреться и на маленьком дисплее телефона, и на огромном телевизоре.

Краткое описание

Аларның гаиләсенә совет власте дә тынгылык бирми. Әтисен "халык дошманы" дип төрмәгә алып китәләр, бераздан әнисен дә кулга алалар һәм кызны детприемникка алып китәләр. Тик Тәнзилә качып китә һәм эзәрлекләүдән куркып яшәргә мәҗбүр була. Сугыш башлануын ул әлеге хәлдән котылу мөмкинлеге дип кабул итә. Ләкин… Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш балаларга каршы.

Книга Кайту онлайн бесплатно



1

Күрер күзгә Тәнзиләгә унөч яшь бирерлек тә түгел иде. Кечкенә буйлы, ябык кыз. Төсе уңа башлаган косынкасы астыннан икегә аерып тараган чөм кара чәчләре күренеп тора. Чәчләре әтисенекенә охшаган аның, әнисенекенә тартса салам төсендә булыр иде. Гадәттә, ул бөтерчек кебек, урынында гына тора белми. Шул тынгысызлыгы аркасында әнисеннән дә эләгештерә. Үзе шук булса да гадәттә аның күзләре уйчан, сагышлы, дөньяның ачысын-төчесен күргән олы хатыннарныкына тартым.

Тик бүген ул үзенә охшамаган иде. Күзләрендә очкын уйный, баскан урынында талпынып-талпынып куя, күңеле нәрсәдер көтә, кайдадыр ашкына… Әнисе, утыз биш яшьләр тирәсендәге ябык гәүдәле хатын, кулын аның иңенә салып, багана башындагы радио тәлинкәсенә төбәлгән. Кызын тыярга теләгәндәй әледән әле аның иңеннән кысып-кысып ала. Кайчагында Тәнзиләгә шелтәле караш та ташлап куя. Кыз гына бик илтифат итми, ул үз дөньясында – ашкынулы, дәртле, ярсу.

Кәнсәләр янындагы багана төбенә радио тыңларга җыелган кешеләрнең барсы да җитди. Кемдер кара көйгән, кемдер нәфрәтен тышка чыгармаска тырышып иреннәрен кыскан, кемдер кашларын җыерып йодрыгын йомарлаган, кемдер дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән тирә-ягын күзәтә, кемнәрнеңдер йөзендә астыртын тантана чалымнары уйный. Бер авыл кешеләре булсалар да радиодан ишетелгән хәбәрне төрлесе төрлечә кабул итә.

Смоленск өлкәсенең Белорусия чигеннән ерак түгел урнашкан Качкы авылына бу хәбәр нинди җилләр белән килеп җиткәндер, әмма кешеләр иртә таңнан ук үзара пышылдаша башлаган иде инде:

– Сугыш чыккан икән бит. Нимесләр басып кергән.

– И, ходаем, ниләр генә булып бетәр инде тагын.

– Безнекеләр себереп чыгарачак аларны.

– Бәлки, яхшыга юраргадыр, ә… Совет властенең дә рәхәт күрсәткән җире юк бит…

– Юктыр ла, гайбәт кенәдер. Германия белән безнекеләр килешү төзегән ди бит. Тату яшәргә дип.

Яңа хәбәр телдән-телгә күчеп йөрсә дә аның хаклыгына күпләр ышанып җитмәде. Моңа кадәр дә чик буйларында кораллы бәрелешләр турында сөйләгәннәре бар иде. Аларның берсе дә дөрес булып чыкмады, һәрхәлдә, рәсми мәгълумәтләр моны кире какты. Тик бу юлы сугыш чыгу турындагы хәбәр дөрес иде. Төш җитүгә үк "Радиодан сугыш турында сөйләячәкләр икән," – дигән сүзләр таралды. Ашыгыч эше булмаганнар алдан ук радио тәлинкәсе урнашкан багана төбенә барып җайлы урын алып куйды. Эше булганнар артык еракка китмәскә тырышып, радиога колак сала-сала хәрәкәт иттеләр.


Читайте также
Наконец-то долгий этап тренировок и самосовершенствования подошел к своему завершению. Теперь я сильнее, чем был раньше, но на пути практика это лиш...
Война – дело тяжелое. Но капитану Вику Валентайну, посланному со спасательной миссией в сердце джунглей, ещё предстоит об этом узнать. Какова цена д...
Автор ничего не придумывает, он описывает ту реальность, которая окружает каждого из нас. Его взгляд по-журналистски пристален, но это прозаические пр...
Айрис похищает Темный Лорд, жаждущий заполучить её тело и душу!Ее друзья открывают портал в Темную Империю и бросаются спасать свою невесту.Кому доста...
Гадәти генә яшәп яткан җирдән вакыт кинәт сикереш ясый, кешелек сәер һәм коточкыч чорга аяк баса. Бөтен җәмгыять берничә йөз кешедән генә торган элита...
Китап сөючеләр өчен кызыклы бүләк – «Китап» романы. Антиутопия жанрына караган бу әсәрдә автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыкканнан соңгы тормыш...
Куркыныч күренешләр, коточкыч вакыйгалар хакында укырга яратучылар өчен иң популяр татар язучысыннан тагын бер мавыктыргыч китап. Убырлар уянган чак –...
Ул моргта уянып китә һәм җай табып өенә кайта. Ләкин беркем дә колач җәеп каршыламый. Чөнки аны өч көн элек җирләгәннәр. Һәм ул үзенең тере кеше икәне...
«Киллер» китабы ике әсәрне – «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьларын берләштерә. Икесендә дә яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар...
"Менә тагын урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә...
Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакы...