Кайту - страница 25

Шрифт
Интервал


"Һаваны бикләп куйганнар", – дип уйлады кыз. Күкләрнең шулай биктә булуы табигый кебек тоелды. Аны да бикләргә тырышканнар иде. Ул качты. Ачык һавага чыкты. Ләкин һава да ул теләгәнчә түгел иде. Һава бикле иде. Шушы бикле дөнья аның әтисен алып китте. Әнисен. Үзен… Ул качты. Тик бу дөньядан беркайда да качып котылу мөмкин түгел икән. Хәтта иреккә чыктым дип колачларыңны җәеп ятсаң да йолдызларны күрә алмыйсың. Йолдызсызлыктан арыган үләннәрнең сизелер-сизелмәс кенә итеп җилгә зарлануын гына ишетәсең.

Үләннәр зарын озак тыңларга туры килмәде. Юл буйлап якынлашкан машинаның яктылыгы күзләрен чагылдырып үтте. Тәнзилә үзе дә сизмәстән юл читенә тәгәрәде. Шундагы әрекмән ышыгына яшеренеп тынып калды. Машина аның дөньяда барлыгын белмичә узып китте. Бу эмка иде. Кинәт Тәнзиләнең арка үзәгенә салкын йөгерде. Бәлки мине эзләп чыкканнардыр, дип уйлады ул.