Ул шулай өй беренчә йөреп аңлатып чыкты. Эш турында бернәрсә дә сөйләнмәде. Ирләре, балалары сугышка киткәндә хатын-кызлар, аналар басуда калмасын, дигәндер инде. Аның сүзләрен дә төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер моңсу гына баш какты, кемнәрдер сыгылып кына елап җибәрде, кемнәрдер башына суккандай исәңгерәп калды.
– Нишләп шулай тиз, сугыш кичә генә башланды бит? – диючеләр дә булды.
Барбос аларга хәлне сабыр гына аңлатырга тырышты:
– Фашистлар бик зур көч белән һөҗүм иткәннәр, аларны туктату өчен бик күп кеше кирәк. Ашыгыч рәвештә. Югыйсә, монда килеп җитүләре дә бар.
Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыгарга тотынды. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чагалар пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе булды. Беришләре салмак кына атлап кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына китте. Кәнсәләр янында күп кешелек төркем хасил булды. Урманга ашыгучылар да шактый иде.
Тәнзилә үзен шушы ике төркем арасында калгандай хис итте. Ул кайда булырга да белми иде. Инде кичәдән бирле радиодан да, үзара сөйләшкәндә дә "Илне сакларга кирәк. Фашистларны куып чыгарабыз, җиребезне таптарга ирек бирмибез," – дип сөйләнәләр. Ышаныч белән сөйлиләр. Үз-үзенә ышанып сөйләгән кеше һәрвакыт хаклы кебек булып тоела. Ышандыра. Тәнзилә дә аларга ышана башлады. Чынлап та илне баскынчыларга, чит халыкка бирмәскә кирәктер. Читтән килгән кеше ул синең җиреңнең кадерен белә мени? Качкы да элек татар авылы булган, үз йолалары, гореф-гадәтләре белән яшәгән. Революциядән соң төрле сәбәпләр табып төрле милләт кешеләрен китереп тутырганнар. Ә килмешәкләр авылның иң асыл гадәтләрен бар дип тә белми, үзләренчә кылана, үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша. Фашистлар килсә дә шулай булачактыр инде ул, үз тәртипләрен кертергә тырышачаклардыр. Шуңа күрә, үз җиреңне чит-ятлардан сакларга кирәктер.
Әмма урманга китүчеләрне дә гаепли алмый иде кыз. Совет властен яратмаучылар да җитәрлек иде авылда. Һәм аларны берничек тә гаепләп булмый иде. Тәнзилә инде күп нәрсәләрне белә, һәм кайбер кешеләрнең Совет властен ни өчен яратмавын да аңлый ала иде. Күпләрнең җитеш, тигез тормышын таркатып, дөньяларының астын-өскә китергән власть бит ул. Шул революция, гражданнар сугышы, кызыл террор, һәртөрле репрессияләр нәтиҗәсендә күп гаиләләр зур югалтулар кичергән, кайгы-газапка дучар булган. Күпләре бүген дә төрле кимсетүләр, кыерсытулар астында үз язмышы өчен дер калтырап яши. Шулай булгач, кемнең шул Совет власте өчен сугышып йөрисе килсен инде? Андыйлар, әлбәттә, урманга китә.