Әлегә төп максат пациентның баш миен кан белән тәэмин итүне яхшырту һәм мидәге шешләрнең зураюын киметү иде. Ул Зифа Саматовна дәрәҗәсендәге белгечләр өчен бик катлаулы саналмый һәм вакытында эшләнгән очракта яхшы нәтиҗәләргә китерә. Әмма пациент йортлар арасында шактый яткан, монда килгәч тә тикшерүләр үткәрү өчен беркадәр вакыт киткән, өстәвенә Зифа үзе дә хисләр шаукымына бирелеп берничә минутны урлады. Шуңа күрә, эш бераз катлаулашкан иде. Баш сөягендә басым көчле булгач, андагы шешләр зурая, кысыла һәм кан йөреше аз булу сәбәпле ми күзнәкләре эшчәнлеге тукталып тора. Бу исә организмның башка әгъзаларына да көч китерә, аяк кулларны хәрәкәтсез, тән тиресен сизү сәләтеннән мәхрүм итә. Бәхеткә каршы, пациентның организмы ярыйсы ук көчле, чыныккан, физик мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә. Югыйсә, инсульт, инфаркт, паралич кебек авыруларга да җирлек әзер иде. Шулай да шактый гына маташырга туры килде. Мөмкин булганның барсын да эшләде Зифа Саматовна, зарарланган урыннарның, гематомаларның эресеннән вагына кадәр эшкәртте, аларның таралуы өчен шартлар тудырды. Операция уңышлы үтте дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин иде.
Тик Зифа Саматовнаның беркайчан да болай дип әйткәне юк. Уйлаганы да. Уңышлы операция өчен сөенү сыманрак бер тойгы була, әлбәттә. Тик ул озакка бармый, шундук шик-шөһбәләр белән алышына. Бер нәрсәне дә онытмадыммы? Авыруның гомум халәтен тулысынча күз алдына китерә алдыммы? Һәм үзенең эшен тагын бер кат энә күзеннән үткәреп чыгарга мәҗбүр була. Гомумән, бу бүлектәге авыруларның күбесе операциядән соң ук аякка басып, табипка куаныч өсти торган чирләр белән ятмый. Кайберләре хирург кулы тигәннән соң ким дигәндә берничә көн үткәч кенә һушына килә, кайберләре айлар буена коматоз хәлендә ятарга мөмкин. Иң уңышлы дигәннәренең дә тормышка кайтуы, аякка басуы өчен айлар, хәтта еллар таләп ителә. Шулай булгач: "Мин бу кешегә гомер бүләк иттем!" – дип күкрәк кага алмыйсың. Әлбәттә, үлемнән алып калуың дөрес, әгәр син ярдәм итмәсәң, бу кеше күптән инде гүр иясе булыр иде. Ә менә гомер бүләк итү икеле. Гомер бирдеңме син аңа, әллә үлемен беразга кичектердеңме? Ә бит еллар буена урын өстендә ятканнан соң үлеп китүчеләр дә бар. Менә шуннан соң әйтеп кара: пациентларга файда китерүчеме син, әллә газапларын озайтучы гынамы…