– Юк, белмим. Биш мең, яки бөтенләй түләмим.
Илнур үзенең кискен һәм катгый сөйләшүенә үзе дә аптырап куйды.
– Кайчан очрашабыз.
– Кич. Уннар тирәсендә.
Теге якта мәсхәрәле көлү тавышы яңгырады:
– Ә синең якын кешеләреңнең барсын да мин беләм. Кайберләре шундый яклаучысыз. Сәгать уннар җиткәнче мин шулар белән уйный торырмын…
Бер мизгелгә бу тавыш коточкыч фильмнарындагы маньякларныкын хәтерләтеп куйды. Илнур нәфрәтеннән берни әйтәлмәде. Ә теге очтан:
– Иртәнге якта. Кайда һәм ничәдә икәнен үзем әйтермен, – дип сөйләшүне өзделәр.
Шайтан алгыры! Эшләр тирәнгәрәк китә бугай. Әллә түләп кенә куярга да котылыргамы соң? Ләкин Илнурның нәфрәте көчле иде. Бу адәм белән очрашырга һәм сабак бирергә кирәк. Акчаңны түләсәң дә зыян салырга мөмкин бит әле ул. Әнә бит нәрсә сөйләп тора! "Кайберләре шундый яклаучысыз…" Бу тиклем мыскыл ителгәннән соң, аны бер җәзасыз җибәрәсең икән, ир-егет түгел, бозау син…
Илнур акчасын барларга теләп кулын кесәсенә тыкты. Акча урынында иде. Ниндидер катырка кисәге дә бар. Теге таныш түгел кеше, Джон, биргән визитка икән. Илнур аны алып карарга кереште. Аның уртасына зур хәрефләр белән: "Тормышта авыр хәлгә калган кешеләргә ЯРДӘМ"– дип язылган. Аннан соң: "Тәүлек әйләнәсенә!" Һәм телефон номеры, электрон почта адресы…
Кем беләндер киңәшләшәсе иде. Әтисе белән булмый инде, ул:"Акчаңны түлә дә кредит картаңны ертып ташла һәм оныт," – дип әйтәчәк. Ә Илнурның онытасы килми иде, күңелнең нечкә җиренә кагылды теге кеше. Үзенең җәзасыз калырына тулы ышаныч белән, бер тапкыр та очрашмаган, күрмәгән-белмәгән кешене мыскыл итте… Иптәш малайларына шалтыратсаң… беренчедән, вакыт соң инде, икенчедән, алар барсын да көлкегә әйләндерәчәк. Ә менә бу Джонга шалтыратып карарга мөмкин бугай. Ул киңәш бирергә мөмкин… Һәм Илнур телефон номерын җыйды…
6
Алар төзелеп бетмәгән тугыз катлы йортның подвалындагы бүлмәләрнең берсендә утыралар иде. Бүлмә ярыйсы гына җиһазландырылган, җылыткычы да бар, су да килә. Бер якта чисы китмәгән стенка, икенче якта бер-берсенә терәтеп куелган ике диван. Түрдә өстәл…
Джон аны үзе каршы чыгып алды да килеп керү белән өстәл артына утыртты. Чәй кайнаган, табын әзерләнгән иде. Авызы көрешкәгә тигәч кенә Илнур үзенең кибеккәнлеген аңлады. Ашыйсы да килә икән. Тамак ныгыткан арада ул үз хәлен Джонга сөйләп бирде. Тегесе кофе чүмерә-чүмерә бүлдерми генә тыңлап утырды. Бары тик Илнур тынып калгач кына: