XI. Аерылышу соңында
1. Берегез укыгыз да, берегез тыңлагыз… Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене… Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул. Булса да алтын, һаман да читлек ул… Сөальләр җавапсыз калмасын… Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдеңез?.. Әйдә, дустлар… Тәкрар әйтәмез… Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне!
2. Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме – анысы минем эш түгел… Актык сүз буларак шуны әйтәм… Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!.. Алла ни бирер… Мин догада…
Яшәсен милләт!
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
Талант ияләре арасында үзләренең олуг максатларын алдан ук билгеләп, туган халкына яшьли тугрылыклы хезмәт итүгә алынган затлар була. Гадәттә, андый шәхесләрнең гамәле, гомум танылуга ирешеп, бөеклек дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу җәһәттән безнең Габдулла Тукаебыз үрнәге әлеге «даһилык формуласы»на тулаем туры килә.
Иң-иң югары иҗат чынлыгын раслау бары фидакярлек бәрабәренә генә бирелә. Ә кечкенә Апуштан зуп-зур Тукайга әверелү юлында йөрәк итен өлешләп-өлешләп ашаган аяусыз сынаулар ята. Мондый шартларда милләт хакын даулау милләт ярдәменнән башка мөмкин түгел. Халык тарафыннан азмы-күпме мәрхәмәт сизеп үскән ятим малайның тора-бара халык хадименә әйләнүе, «Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем», – дип, каләм белән кораллануы бик табигый. Үзен бәхетсез милләтнең бәхетсез улы итеп күргән шагыйрь, ил-көн яшәешеннән аерылгысыз рәвештә, татарның башка кавемнәр арасындагы лаеклы урынын дәгъвалап көрәшкән. Патша охранкасы күзәтүе астына алынса да, үзен самодержавиене куркусыз гаепләүче итеп тойган; байтак әсәрләренә цензура табу салса да, «туры Тукай»лыгын отыры көчәйтә генә барган.
Аң-зиһененең һәр күзәнәге мөкатдәс гамь белән өртелгән мондый шагыйрьгә, һичшиксез, татар халкының кабатланмас рухи әйдәманы булу җаваплылыгы насыйп ителгән. Габдулла Тукайга нәкъ менә шундый бөек миссия йөкләнүе аның бәгырьләребезгә уелган һәрбер сүзеннән үк сизелеп тора. Гомумән, татар халкы язмышына кагылышлы теләсә нинди сорауга сөекле шагыйребез авызыннан төпле җавап ишетергә мөмкин.
– Күпләр тәкрар иткәнчә, сәнгать әһеле үзен газиз халкының баласы итеп тойса гына күкләр тарафыннан иңдерелгән гаять җаваплы иҗат вазифасына алынырга тиеш. Әгәренки насыйп кылынган музага ихлас рәвештә иман китермәсәң, бигайбә, әсәрләрең ил-көн тәрәккыенә барыбер юньле-башлы булышлык күрсәтә алмаячак. Милләт гаме белән ашланган эшчәнлек исә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия булуын раслап торыр. Өстәвенә чын талантларга фидаилек тә кирәк. Туган халкыңа тугры хезмәт итү яшәү мәгънәсенә әверелгән чакта гына… Хәер, боларны нигә тәфсилләп торам әле – сезнең өчен үтә таныш хакыйкатьне. Әмма әңгәмәбез башында ук шуны ачыклап үтәсе килә: Габдулла җәнаплары, әгәр кулыгызга каләм алганда ант итәргә туры килгән булса, халык алдында биргән тантаналы вәгъдәгез ни рәвешле яңгырар иде?