Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - страница 24

Шрифт
Интервал


Читен хәл: гайрәтең җитсә – ерып чык, әгәр җитмәс исә – бет, шунда тончык!.. «Аһ!» дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе… Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу; син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән.

– Хәзрәти Коръәндә искәртеп үтелгәнчә, алгы сафта барган кавемнәр тора-бара арткарак калырга мөмкин. Димәк ки, татар халкының тарихи үткәнендә ниндидер гөнаһлану шомлыгы булган.

Г. Т. Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән… Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм.

– Күктән иңгән тавышка – һатифка кушылып әйткәндә, сезгә җылау тиешме?! Барысына да мәэюстәй кул селтәп, гайрәтле каләмне чәнчеп куярга ярамый.

Г. Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына… Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?

– Туктаусыз әйләнеп торучы тормыш сәхнәсендә, халыкларны ымсындырып, берсеннән-берсе ирониялерәк тамашалар уйналып килгән. «Хөррият хакында» дигән шигырегездә куанычыгызны ничек белдерәсез әле?

Г. Т. Тигез булды законда татар, рус, япон да…

– Соңыннан үзегез дә яхшы төшенгәнчә, патшаның «ирек вәгъдә иткән» 1905 елгы 17 октябрь манифесты, бары күз буяп, гавамны көрәштән читләштерү өчен генә игълан ителгән. «Халыклар төрмәсе» саналган илдә амнистия ясарга атлыгып тормыйлар. Патшаның әмере – бакчаның әреме, дип искәртеп тора әүвәлгеләр. Дөрес, бу чорда безнең кавем беркадәр рухи күтәрелеш кичергән, әмма кара язмыш аңа барыбер ачылып елмаймаган шул. Шулай инде – йә уңасың, йә туңасың.

Г. Т. Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр…

– Адәм баласының халәте рухиясен кайвакыт аңлап бетереп булмый. Ярты гомерен мәхбүслектә үткәргән бәндә кинәт килгән иректә югалып кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, андый кемсәләрнең байтагы тоткынлыгын сагына башлый. Азатлык алуга ирешкән кол исә үз колларын юнәтү турында хыяллана. Ирек кешене төрлечә сыный. Бишектән – кабергәчә…

Г. Т. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Очып эзли иде фикерем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде. Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде. Кереп киттем гомер юлына… Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим… Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин, «Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим… Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»

– Сезнең ниндидер «тоткынлык»ны сагынуыгыз бөтенләй гайре табигый тоела. Хәтерлисездер, милләткә биргән вәгъдәгез гаять күп, «дәү» булган саен бурычыгыз зурая… Әлбәттә, азатлык турындагы фәрманны мендәргә салып китермиләр. Бәхет кошын кулдан ычкындыргансың икән, аны кире кайтару икеләтә кыен. Азатлыкны башка халыклардан өмет итәргә дә кирәкми, моның ише юмартлык мисаллары тарихта юк дәрәҗәсендә. Империя тоткан кавем буларак, безнекенә охшаш язмышлы бәгъзе милләтләрне хәтта үзебез дә санлап бетермибез… Ә ирек үзе – нинди татлы сүз! Йодрык тоткынлыгыннан гөнаһсыз камканы очыртып җибәрү дә күңелдә аңлатып бирә алмастай рәхәтлек хисләре тудыра.