Г. Т. Әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр… Руслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрәләр.
– Аңлавымча, сез «йокы мәсьәләсе»нең күчерелмә мәгънәсенә күбрәк басым ясап, нәкъ менә рух-үзаң уяулыгын игътибар үзәгендә тотасыздыр бит?
Г. Т. Әйе… Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник… Милләтемезне алга җибәрергә вә мәңгелек йокыдан уйгатырга тырышу кирәктер.
– Безнең милләт хадимнәре, эшләп арыган ат кебек, аягүрә йоклый сыман…
Г. Т. Милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын җыйсын… Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр51 илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр… Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул… Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби.
– Сез әйткән «кара көчләр» үзебезнең арада да, хәтта акылга сыймаслык даирәдә дә шактый бит. Иске «Бакырган китабы»на назирә рәвешендә язылган «Мактанышу» исемле сатирик шигырьдә җаһиллек галәмәтен күрсәтүче ишан авызыннан масаюлы нинди сүзләр сөйләтәсез әле?
Г. Т.
Татарларны мин җигәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар
Җебегән бит, җебегән.
– Мондый ук зәһәрле бәяләмә, әлбәттә, бернинди кысага да сыймый. Кайбер халыкларны дәүләт тотарга өйрәткән милләтне ничек инде мескенгә чыгарып хурларга мөмкин?!
Г. Т. Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас.
– Үткә тиючән мондый бәндәләрнең авызын яптырырга, төшенерлек итеп җавап бирергә кирәктер бит?!
Г. Т. Таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрыне… Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене.
– Барыбер гарьләндерә: күпме яуда гаярьлек күрсәткән халыкны уптым илаһи җебегәнлектә гаепләргә ярамый. Без бит…
Г. Т. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез.
– Үзгә камырдан булган милләттәшләребез, яһүдләр шикелле, бер-берсен канатландырырга күнекмәгән шул.
Г. Т. Бу урында һичкемнең йөзен ертмыйча гына бер сүз әйтергә мөмкин: бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс.
– Кимчелекләрдән котыла алмаган халык гадел тәнкыйтьтән өстен булмас. Шулайрак әйтергә телисезме?
Г. Т. Милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер… Өзелеп такмак әйтмәс идем, үз халкымны сөймәсәм.