– Чыннан да, ошбу авылда оештырылган халык бәйрәмнәре күп бизәкле булулары белән аерылып торган. Алар дәвамлы да килеп чыккандыр?
Г. Т. Исемдә юк инде – бу Сабан туе ничә көн булгандыр… Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.
– Димәк, Кырлайның әкияти матурлыгы сезне гомерлеккә әсәрләндергән.
Г. Т. Уйласам авылымны, гакылымнан да мин хәзер язам.
– Сез нәкъ менә Кырлайда беренче тапкыр абыстайга белем алыр өчен баргансыз, хәреф танырга өйрәнеп, башка дөньяви китапларны йотлыгып укый башлавыгыз да шушы авылда булган бит. Алар нинди басмалар иде?
Г. Т. «Рисаләи Газизә»… «Фәвакиһел-җөләса»…
– Җитди китаплардан башлагансыз. Сезгә әле ул чакта 8 яшь кенә булган. Шулар арасыннан «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият»ның кайсы өлешләрен аеруча яратып укыдыгыз?
Г. Т. Актыктагы шигырьләрен…
– Әле укый-яза белмәгән вакыттан ук сез китапның тарту көчен тойгансыз…
Г. Т. Кич белән кайчак укыйлар… Бер кызык көйле китапның моңлы тавышы тирбәтеп, күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып. Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман, як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган. Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.
– Китапка мөкиббән китүегез гомер буена сүрелмәгән. Аның сәхифәләрен әледән-әле актарып утыру сездәй мәгълүматлы затка нәрсә бирә?
Г. Т. Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, шуннан гына дәртләремә дәрман табам… Ышанычым арта минем үз-үземә, өмет берлән карый башлыйм булачакка.
– Киләчәктәге иҗат язмышыгызны билгеләгән шигърияткә тартылу нарасый күңелендә ничек барлыкка килгән икән?
Г. Т. Гаҗәба!.. Аңламыйм.
– Халык телендә йөргән төрле кызыклы такмакларны ятлап алу белән генә чикләнмичә, үзегез дә уй-хисләрегезне мөстәкыйль рәвештә шигъри калыпка салып карарга җөрьәт иткәнсез. Тәүге тапкыр каләмгә үрелү чынлап хәйран калырлык бит. Моның серен аңлый аласызмы?
Г. Т. Кайда аңлау миңа!
– Әгәренки шигырь җене кагыла икән, ул инде сине гомергә ычкындырмый. Үзеннән-үзе мавыгып киткәнсездер.
Г. Т. Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән.
– Беренче тапкыр иҗат эшенә алыну өчен әүвәл ниндидер камил үрнәк булу хәерле. Башта кемгәдер иярү дә зур гөнаһлар исәбенә кермидер. Сүз дә юк, элгәрге шагыйрьләребезнең буыннан буынга күчә килгән мирасы сезгә инде бала чактан ук азмы-күпме таныш. Халык иҗаты җәүһәрләренә дә сез яшьли игътибар биргәнсез…