Г. Т. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң… туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә ия була алыр идеммени?!
– Гавамның «күлмәктән чыгып» җыр сузуларын төрле урыннарда ишетергә туры килгәндер.
Г. Т. Халкыбызның бутылкалар урманы арасында… кәеф-сафа кылып утырган чакларында да… Монда да рәхәтләнеп тыңлый идем. Хисләрем кузгала иде. Халык хисләре белән хисләнмәгән кешеләр өчен гади бер кычкырып утыру булган бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде. Шуннан соң мин дә аларныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенүк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым. Шулай булгач, мине «Әллә нинди такмаклар язып чыгарган!» дип орышмаслар дип уйлыйм.
– Сүз уңаеннан сорыйсым килә: халык иҗаты үрнәкләре нигезендә иҗат ителгән әсәр шигъри төрлелектә кай яклары белән аерылып тора?
Г. Т. Халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр.
– Үзеннән-үзе аңлашыла, теләсә нинди әдәбиятның нигезендә бәрәкәтле халык иҗаты ятадыр. Аның йогынтысы бер милләттә күбрәк, икенче милләттә беркадәр азрак сизелә. Әйтик, сез рус шигъриятен нечкәләп беләсез бит. Анда халык башлангычы «аңкып» торган әсәрләр бармы?
Г. Т. Бу җөмләдән Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыруы», Пушкинның «Кызлар җыруы» саналалар.
– Татар халкының әле төрле өслүптә язылган «Идегәй», «Ак бүре», «Сак-Сок»лары да бар. Андый әсәрләр каләм әһелләрен үзләренчә иҗатка рухландырып тора.
Г. Т. «Сак-Сок» хикәясе – халыкның бернәрсә белән дә чикләнмәгән киң фантазиясеннән туган бер хикәядер…
– Без чынлыкта колачлап бетерә алмаслык биниһая зур темага кереп киттек. Бу урында татар халкының иҗат мөмкинлекләрен билгеләп үтү генә дә җитәдер күк.
Г. Т. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
– Бездә каләм төшенчәсенә күпкырлы мәгънә салынган. Әлбәттә, артыгын уйлап тормаган беркатлы бала чакта ул әле язу коралы буларак кына кабул ителә. Тора-бара кулдагы каләм авырая, җаваплылыгы да арта башлый. Хәзер инде сез аңа кечкенә Апуш күзләре белән түгел, шушы юлда ачысын-төчесен татыган зуп-зур Тукай тәҗрибәсе аша карыйсыз. Гомумән, нәрсә соң ул каләм?