Мәгариф бакчасында очып йөр… Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач… Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы, тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!..
Мәгариф – хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны7… голүм8 вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер… Укып, балалар алга баралар…
Каз канатлары ак булыр,
Ир канатлары ат булыр.
Сабыйларның канатланыр вакъты
Мәктәпләрдә укыр чак булыр.
2. Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше; мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше… Наданнарның дошманлыгы белән мактанырга кирәк; аларның һәр сүгүе – синең өчен мактаныч кына…
Ялкаулык та наданлык – бүләк безгә Алладан… Тынма, эшлә, и сабый!.. Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; картаеп каткач буыннар, эш белү уңгайсыз ул!.. Тәңредән эшләргә – көн, эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йоклар төн. Иртә торгач та язарга, дәресең укырга тотын; тынма, эшлә, торма тик… Эш беткәч уйнарга ярый… Гомер итмәк – тырышмактыр ялыкмый, …гатәләт9 хурлыгын асла10 үзеңә ихтыяр итми. Мәгърифәт эзлә, бар әле…
Адаштым дип егълый күрмә: гыйлем чын эз табар әле… Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәккый ит, алга бас; гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр… Бит шуңа бәйле бәхет-рәхәт.
3. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә…
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар… Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар – яшь балалар! Аларны сез яратыгыз, җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!
4. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын…
Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак – үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр… тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак – хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү юлына ташламак димәктер. Укымак – үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак – …гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер… «Укымак» ләфзы