Г. Т. Ярый, язучылар, сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсын, ләкин сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын.
– Төрледән-төрле сәбәпләр аркасында үзара тәнкыйть итешү олпат әдипләр арасында да башланып китүчән. Шулай түгелме?
Г. Т. Яхшы инде… берсе барлык язганымны читкә себереп түкмәсә.
– Кемнәрне күздә тотасыз?
Г. Т. Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч: җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» – дип куя; су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк», – дип куя. Ул тота ат койрыгын да: «Бу – озын сач!» – дип куя. «Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» – дип куя…
– Бүлүем өчен гафу итегез, сез ошбу сүзләрне әлеге дә баягы Габдидән, ягъни Галимҗан Ибраһимовтан зәһәр көлеп әйтәсез бит. Янәдән уйлап куясың, сезнең арадагы мәгълүм низаг шактый тирәнәергә өлгергән икән.
Г. Т. Исеңез китмәсен… Милләт үзе аерыр.
– Кабатлап әйтәм, төрлечә тәнкыйть итүләр күзәтелә. Әнә Зариф Бәширинең «Чүкеч» журналында басылып чыккан памфлет яки фельетоннарында Габдулла Тукай шигъриятенең дәрәҗәсен төшергән тупас кинаяләр шактый очрый. Ул хәтта шагыйрьлегегезгә үзенчә шик белдереп, сезне тәрҗемәче итеп кенә күрсәтергә тели. Язышкан газетагыз «Әл-ислах»ны да «юл уңаеннан» тәнкыйтьләргә өлгерә, әдипләр Фатих Әмирхан белән Галиәсгар Камалга да эләгә. Үзегез нинди карашта торасыз, мондый тотрыксыз язмаларның авторына нигезле җавап бирелергә тиешме?
Г. Т. Үз гаебен үзе белгәндер әле… Калсынчы – шундай юк белән; борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән… Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?
– Сезгә мәгълүм булганча, «Шура» журналының 1911 елгы 18 нче санында шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бер рецензиясе басылып чыккан. «Сәгыйд Вәкъкас» тәхәллүсе белән бирелгән әлеге тәнкыйть мәкаләсендә сезнең «Мияубикә» исемле шигырегез, нигездә, уңай бәя ала. Табигый ки, анда әсәрнең җитешсезлекләре дә санап үтелә, атап әйткәндә, кайбер рифмаларның оешып бетмәвенә игътибар юнәлтелә.
Г. Т. Сәгъде Вәкъкас әфәнде… ике юллы татар шигырендә бер юлның ахыргы сүзе «нәрсәгә» булып, икенчесенең ахыры «мәсьәлә» булуын вәзне шигырь җәһәтеннән дөрест күрми… Кагыйдә астына җыярдай «Кавагыйде лисан» – «Теория словесности» мәйданга килмәгән булса да, мин «нәрсәгә» белән «мәсьәлә»нең вәзен булырга яраганлыгын дәгъва итәмен… Һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер. Шулай ук… бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер. Такылдамак белән тезмә сүз сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк.