– Әле генә сүз уңаеннан телгә алынган әдәбият теориясе каләмдәш дустыгыз Фатих Әмирханны да җәлеп иткән бугай.
Г. Т. Ф. Ә. күптән бирле «Теория словесности» язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз.
– Бераз гына читкәрәк киттек шикелле, тәнкыйть хәлләре хакында сөйләшә идек. Сезнең әсәрләрне бәяләргә омтылып язылган һәртөрле мәкаләләрдә гадел-риясыз рәвештә хөкем йөртүләр дә чагылыш таба. Дөрес, кара буяу өстенлек алганнары вакыт-вакыт күбәеп тә китәдер. Сез тәнкыйтьчеләргә үпкәләмисездер бит?
Г. Т. Пәйгамбәреңез: «Каилел хакка вә ләу кянә мөрра», – димештер.
– Безнең телгә күчергәч, болайрак килеп чыга: «Ачы булса да, туры әйт».
Г. Т. Бу – хак.
– Чәнечкеле сүз әйтү мәсьәләсендә үзегез дә кимен куймыйсыз. Мәсәлән, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 31 нче санында дөнья күргән «Былтырның хисабы»нда язучылык белән шөгыльләнгән Шәриф Саттаровка «татар җене» кагылуы турында көлеп язасыз…
Г. Т. Әлеге әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йорт»ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «Татар диванаханәсе»нә ябарга кирәк. Ул исә… бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!
– Графомания белән авыру йогышлы чир шикелледер. Мондый талымсыз кемсәләр һәрбер заманда була. Аларны имләрлек вакцина әлегә уйлап табылмаган. Олпат затларның зәвыксызлыкка битараф калмавына гына, таләпчән сүзгә генә өмет тотарга кала.
Г. Т. Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә – «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» – дисең.
– Еш кына төрле матбугат басмаларын кайта-кайта укыштырып утырырга туры килә. Сәнгатьлелектән ерак торган «әсәрләр» күпләп очрый – алар өчен үзегезнең дә эчегез пошадыр. Әйтик, сез тәнкыйть сүзе белән әледән-әле телгә алган «Бәянелхак» газетасына да күз төшергән бар…