Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - страница 80

Шрифт
Интервал


– Бернәрсәне дә аңламаганга салышкан кечкенә шәкерт булып кыланмагыз әле, бу тормышта күпне күргән зуп-зур шагыйрьгә әверелгәнсез бит инде. Әнә, атаклы Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» артистлары өчен махсус программа төзеп, аларны «Беренче сада», «Икенче сада» көйләренә эстрадага чыгарып җырлаткансыз да…

Г. Т. Калдыр әле шуларны!

– Исегезгә төштеме? Анда Галиәсгар Камал белән Габдулла Кариев та булган. Күз алдына килә: җырчыларның һәммәсе дә кызыл фәстән. Ә сездә – зәңгәр фәс. Халыкка артыгыз белән торып, капельмейстер шикелле, өр-яңа ансамбльгә дирижёрлык итәсез… Музыкада үзегезне «малютка»га тиңләргә кирәкми. Болай булгач, сезгә хәтта маэстро дип тә эндәшергә мөмкин ич!

Г. Т. Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!

– Ярминкә чорында «Двухсветная» кунакханәсе белән вакытлыча идарә иткән Тимерша әфәнде Соловьёв кечкенә генә пианино куяр өчен ясалган сәхнәсендә сезләрдән шактый оста файдаланган. Хуҗа ашау-эчүне төрләткән шикелле, репертуарыгыз да үзгәреп торган. Концерт бер атна дәвам иткән.

Г. Т. Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың…

– Шулай да халык җырларының яшәүчәнлеге турындагы сорауга яңадан игътибарны юнәлтеп алыйк әле.

Г. Т. Безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: «Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән яр берлән». Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә «ислам», «тәкъдир», «Ходай» сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?!

– Менә бит, сез инде халык бәгырендә яшәп килгән җырларның тамырын тирәнәйтә төшеп, аларны ерак Болгар чорларына ук китереп бәйләргә батырчылык итәсез бугай. Бик хуп. Бездә әле зур тарихлы жанр – җыр-бәетләр дә хәзергәчә туып тора. Гомумән, татарда җыр чыгару традицияләренә беркадәр аерымлык хас шикелле.

Г. Т. Күчмә заманнардан килгән гадәтме, нидәндер, безнең халык – шигырь вә җыр-бәет чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә «шылт!» иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга… Халык һичкемгә мохтаҗ булмыйча, үз хиссиятен үзе мәйданга чыгарган, «Җырның җыртыгы юк» дигән дә җырлый биргән, бәетләр дә чыгарган… Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән?!