Без, аңа ияреп, өйгә кердек. Өй эче бик җыйнак һәм гади иде. Кышын – җылы, җәен ямь биреп торучы мич тигез итеп акшарланган. Мич алдында, учак көлен саклау өчен, чокыр ясалган. Түр яктагы такта сәке өстенә пөхтә итеп урын-җир өеп куелган. Янәшәдә ике агач сандык тора. Аларның икесенә дә җиз калайдан ясалган бизәкләр беркетелгән. Диварга[2] кыска сүрәләр язылган матур шәмаил[3] эленгән. Идән-сәке чиста итеп юылган.
– Ишек катында тормагыз. Әйдәгез, түргә узыгыз…
– Ярар, апа…
– Сусылу апагыз мин. «Сусылу апа» диярсез.
– Ярар, Сусылу апа…
Кулларыбызны яхшылап юып, чаршау белән бүлеп алынган почмакка – аш бүлмәсенә үттек. Һәрберебез өчаяклы тәбәнәк өстәлләр каршына – идәндәге киезгә тезләнеп утырдык. «Бисмилла» сын әйтеп, Сусылу апа башта – безгә, аннары балаларына тары боткасы салынган агач савытлар сузды, агач кашыклар өләште. Шуннан соң бер зур калачны, вак телемнәргә кискәләп, алдыбызга куйды.
– Кайнар килеш ашамагыз, – диде ул. – Бераз суына төшсен. Кайнар ризык сәламәтлеккә зыянлы.
Ашаганда, беребез дә сөйләшмәдек. Тары боткасын яратып ашадык. Ипие дә бигрәк тәмле булган шул. Үлән чәен бал каба-каба эчтек.
Аш-су өчен дога кылганнан соң, хуҗа апага рәхмәтләребезне әйтеп, табын яныннан кузгалдык. Юынгычтан су агызып юынып алдык.
– Ирҗемәс абыегыз көне буе тимерчелектә эштә. Менә шуңа күрә углым[4] Айдаш әтисен сагынып көтеп ала. Әтисе кайтып керүгә, аның кочагына ташлана, – диде Сусылу апа, Айдашның аркасыннан сөеп.
Йортның хуҗасы тимерче Ирҗемәс абый өйдә булмаса да, без, балалар, аулак бүлмәгә – «хатын-кызлар ягы» на кереп утырдык. Энемә тәмам ияләнеп җиткән Айдаш аның алдына шахмат сыннары тезеп куйды. Кош кыяфәтле балчык сыбызгысын күрсәтеп мактанып та алды. Өлкәннәр аны: «Өйдә сызгырырга ярамый, янгын чыга!» – дип кисәткәннәр булса кирәк, сызгыртмыйча, яңадан урынына куйды.
Тәңкәсылу да, төреп куйган җиреннән алып, сөяк кураен күрсәтте. Ләкин курайда уйнамады. Шул вакытта мин, ишетелер-ишетелмәс кенә, халык көе «Зиләйлүк» не көйләдем.
Бераздан, энем белән миңа кузгалырга вакыт икәнен әйтергә дип, Сусылу апага дәштем. Җавап бирүче булмады. Хуҗабикә апа өй эчендә түгел икән.
Без, китәргә җыенып, өйалды баскычына чыктык. Тәңкәсылу белән Айдаш та баскыч алдына чыгып бастылар. Әнә яшелчә бакчасы ягыннан, кыярлар салынган кечкенә тырыс тотып, безгә таба килүче Сусылу апа да күренде.