– Менә, балалар, юлда кибексәгез, сусавыгызны шушы кыярларны ашап басарсыз. Алар янына, төреп, бодай калачы да куям. Анысы белән тамак ялгап алырсыз. Урман чикләвеге бездән күчтәнәч булыр, – диде дә өй эченә кереп китте.
Тиз арада кулына ике төенчек күтәреп, Сусылу апа кире әйләнеп тә чыкты. Чикләвек салынган төенчекне энемнең кулына тоттырды, ә калач белән кыярлар төрелгәнен миңа бирде. Ул да безнең әнкәй кебек бик юмарт икән.
– Хәерле юл сезгә, балалар! Җаегыз чыкса, кайтканда да керегез, – диде Сусылу апа, икебезнең дә башыбыздан сыйпап.
Без: «Ярар», – дидек тә, үзләренә дә иминлек теләп, юлга кузгалдык.
Без, Сусылу апалар белән саубуллашып, юлыбызны дәвам иттек. Авыл урамында балалар күренмәвенә гаҗәпләнеп:
– Бу авылның балалары кая китеп беткән соң?! – дидем.
– Айдаш белән Тәңкәсылу шикелле өйләрендә уйнап утыралардыр…
Энем үз сүзеннән көлеп куйды. Аңа кушылып, мин дә көлдем.
Кинәт якында гына бала-чагалар тавышы ишетелде. Берничә йортны узуга, без ачыклыкка килеп чыктык. Авыл башындагы чирәмлектә кечкенә мәйдан ясап, малайлар ниндидер уенга әзерләнәләр иде, ахрысы. Менә алар ике рәткә кара-каршы тезелеп бастылар.
– Албарс, «Ак тирәк» төркеме әзер! – диде ябык кына бер малай.
– Бик шәп, Алпак! – Албарсның җавабы кыска булды.
– Албарс, «Күк тирәк» төркеме дә әзер! – диде шундый ук чандыр гәүдәле икенче малай.
– Бик яхшы, Әрдуан!
Иптәшләренә уенның барышын аңлатып бетергәч, башларга боерык бирер алдыннан, Албарс:
– Тыңлагыз! – диде.
Малайлар берьюлы тынып калдылар. Уен такмаклар әйтүдән башланды.
– Ак тирәк! – диде Алпак.
– Күк тирәк! – дип каршы төште Әрдуан.
– Күктә, күктә ниләр бар? – дип сорадылар «Ак тирәк» төркеменекеләр
– Җофар[5] белән шикәр бар, – дип җавап бирде Әрдуан ягы.
– Көкләш, җофарыңны бир миңа! – дип таләп итте берсе.
– Аван, ник бирәем мин сиңа? – дип, икенчесе ризасызлыктан иренен бүлтәйтте.
– Шикәреңне бир миңа! – диде Алпак.
– Ник бирәем мин сиңа? – дип каты торды Әрдуан.
Борынгы болгар сугышчысы.
Олег Гасыймов рәсеме
Без энем белән каршы якларның сорау-җавап тәртибенә корылган уеннарын шулай күзәтеп торабыз.
– Кая миңа хан юлы? – дип сорады, җитди кыяфәт чыгарып, өченчесе.
– Байдык, менә сиңа хан юлы, – диделәр «Күк тирәк» некеләр, җитәкләшкән кулларына ишарәләп.
– Сыртлан, хан юлында елан бар, – диделәр «Ак тирәк» төркемендәгеләр.