Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 15

Шрифт
Интервал


Ах… булмады.

Иптәшләрдән берсе, ялтыратып, яр башына атты. Ниндие тагын! Кармакка бик сирәк каба торган бик зур, бик матур кызылканат балыкның ялтырап яр башына атылуы белән, һәммәбез кармакларны ташладык та шул бәхетле иптәшебез янына килдек.

Ул, су кырыена үләнгә төшкән балыкның өстенә егылып, тотарга маташа. Үзе бизгәк кебек калтырый, кабалана иде, аның балыгын күрү белән, барыбызның да эченә хәсрәт уты кабынып, шул балыкның үзебезгә эләкмәвенә эчтән көендек. Минем күңелемә «Мин балык булсам, гелән миңа гына кабар идем!» дигән бер уй килде. Бу шундый турыларда минем башыма һәрвакыт килгәли иде.

Эчтән кызыксак та, тыштан белдермәдек, бернәрсә дә әйтә дә алмадык, тик эчке әрнүләребез белән:

– Ну, малай, Апрай! Башлап син алдың, кул артың авыр булса, бирербез кирәгеңне! – диешеп, яңадан кармакларыбызга килдек.

Теге малай, яшь, өйрәнмәгән булганга, балыгын һаман урнаштырмаган, күзен ала алмый кызыгып, уйнатып тора иде.

Менә бервакыт шалт-шолт иткән бер тавыш ишетелде.

Карасак, малаебызның йөзе агарган, ике кулын тыгып, су читен бутап ята: ай бичаракай, балыгын ычкындырган… Вәссәлам!

Гөнаһны яшерер хәл юк, тыштан: «Ну соң, зур иде, әй, беркөн Шаһи картның нәрәтә белән алган чуртаны чаклы бар иде!» – диешсәк тә, эчебездән шатландык.

Икенче балыкны мин алдым. Ләкин иң кечкенә һәм иң кадерсез бер яман бәрде иде. Иптәшләр һәммәсе беравыздан:

– Карагыз әле, Салихка чәнчә бармактан да зур бер балык капкан! – дип көлештеләр.

Җитмәсә тагы, бер явызы:

– Ну, Салих, батыр икәнсең, ничек тартып чыгара алдың шундый зур балыкны! – дип мәсхәрә кылды.

Мин эчемнән янсам да, тыштан сер бирмәдем:

– Ә, алаймыни?.. Күзегез кызамыни?.. Сезгә ул да юк бит әле! – дидем.

3

Башлап алучының кул арты яман булмады, килгән бушка китмәде, һәммәбез дә диярлек балыклар тотып, арада кармакка бик сирәк туры килә торган зур алабугалар, шүкәләр, шамбы, карабалык кебекләр дә бар иде. Шулай булса да, иптәшләрдән кайберәүләре, моның белән генә канәгатьләнмичә, Юныс картның күлгә салган мурдасыннан берничә чуртан да урладылар.

Күлдән китми каптыруыбыз берничә сәгать дәвам итте. Тоташтан кармак саклап утыруыбыз бераз ялыктыра да башлаган иде. Кармакларыбызны зур балыклар гына кабарлык итеп тирәнәйттек тә тау башына менеп киттек. Анда безнең өчен берничә төрле юаныч бар иде. Кош ояларын, йомран өннәрен карадык. Еланнар эзләдек, катканрак булса да, юалар, яңа гына чыга башлаган балтырган көпшәләре ашап, соңра уҗым ягына какыга чыктык.