Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 16

Шрифт
Интервал


Алып килгән икмәкләр бар иде, аны ашадык. Тирләүне басу өчен коенып алдык. Көн эссе, һава кызу иде. Йомшак вә җылы суда бик рәхәт булып калды. Инде башка кызыклар беткән иде, тау буенда киң, юка ташлар җыйнадык та дулкынсыз күл өстеннән «сиңа ничә әпәй кирәк?» дип атыша башладык. Ләкин мин, моңа оста булмаганга, артык кызыгын тапмадым.

Шулай итеп, җәйнең озын көне безгә, бигрәк тә миңа, бер дә тоелмый, бәйрәм кебек күңелле үтеп китте. Кояш түбәнәйде, көн кичекте, һава көндезгедән әллә ничә дәрәҗә йомшарып, эчеп туйгысыз бер хәлгә килде. Өстебезгә карап торган карт урманның киң яфракларыннан, икенче яктагы уҗымнардан чыккан дымлы һава чәчәк исләре белән бергә кушылып, борынга тоелырлык мәртәбәдә булган бер тәм аңкый иде. Бу үзенә башка бер рәхәтлек бирә иде.

Иптәшләрдә ялыкканлык сизелә башлады. Малайлар, авыл ягына карангалап, җилкәләрен кашыйлар. Әллә нидән, бик үк кызык тапмаган Гали атлы бер иптәшебез:

– Кич тә булып килә, кайтырга кирәк инде, малайлар, – диде.

Күбебез моның сүзен куәтләдек.

Тик әллә нинди бер көч белән малайларны буйсындыра торган Тимеркәй белән Апрай гына каршы төштеләр. Алар һәрвакыт тискәреләнергә ярата. Әле дә кечек башларыннан, әллә нинди сүзләр чыгарып, телләренә салыштылар:

– Нәкъ кабар чак җиткәч кенә кайту була диме?! Кичкә таба балык бик каба ул!.. Чөнки… фәлән… төгән! – дип, кире тордылар.

Иртә кайтсалар, аларны эшкә кушачаклар, шуның өчен алар булган чаклы соңга калырга тырышалар икән. Без барыбыз да кайтуны теләсәк тә, җиңә алмадык, тагы каптыра башладык… Ләкин баягы дәрт беткән, күңел сүнгән иде. Кармакка күп карамыйча, җилкәләрне кашып яисә балык санап маташа идек.

Кояш баешы ягыннан кара куе болыт чыгуы безне тагы борчый башлады. Төрле яктан кайтуны кайгырта башладылар. Бая ук кайтырга омтылган Гали:

– Яхшы чакта кайтып калыйк, малайлар, инеш ягыннан кап-кара болыт та күтәрелде, – дип сөйләнә башлады. Башкалар да:

– Кайтыйк, малайлар, кайтыйк, – дип, моны куәтләделәр.

Ләкин теге тискәреләрне җиңеп булмый, алар һаман:

– Яңгыр килсә ни була ди… Тоз түгелсеңдер әле, эремәссең! Өйдә ашың суынмыйдыр! – дип, кире суга бирделәр.

Болыт тизлек белән зурайды. Тагы ныграк калыная да, карала да төшеп, безгә якыная бара иде: җил чыгуы аңа тагы зур куәт булды.

Башта кояш баешыннан гына чыккан болыт тиз арада киңәйде: катлаулы-катлаулы булып, безгә таба ишелеп килгәндәй агып, берничә минут эчендә күк йөзен каплап алды.