Йөрисең, күп кузгаласың килми, яныңда күп сөйләүчән бер кеше булса, шөбһәсез, рәхәтеңне җуяр, шул вакыттагы мәсгудиятеңне бозган өчен, аңа ачуың килер иде.
Дөнья бармы, син кайдадыр яшәгәнсеңме, ниләрдер эшләгәнсеңме, тормышның мәшәкатьләре артыннан чапкансыңмы – һәммәсе әһәмиятләрен, кирәкләрен югалталар, заманның агуы тоелмый. Кайдан кузгалганың, кая барачагың, ни өчен барачагың хәтереңнән чыга. Дөнья, аның кайгысы, мәшәкате беткән, менә шул иге-чиге булмаган диңгез бар да, аңа үзенең матур нурлы айлары белән сөеп, иркәләп елмая торган ниһаясез күк бар, аларның онытылып кушылулары, бер-бере эчендә югалулары бар.
Шулар сине йөрәкләренә ала, синең җаныңны гарше көрсиләргә[51], тән туфрагы белән барып ирешә алмаячак бөек, гали хәятка[52] алып китә.
Җаның гарешләрдә, күңелеңдә изгелек тулы, сөю тулы, гыйшык тулы, тәннең иблисе җиңелеп тапталган, сиңа җәбраил юлдаш булган.
Кемгәдер табынасы, кем алдындадыр гыйшык уты белән гыйбадәт итәсе килә.
Өметсез йөрәгеңдә яшәү дәвере уяна. Яшисе, мең миллион ел яшисе килә.
Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисең килә.
Ләкин ул кайда? Кая андый яшәү? Шул күктә, шул йолдызлар, айлар арасында мин уйлаган яшәү бармы? Әллә ул да ерактан гына шулай матур, изге күренәме? Эченә керсәң, анда да шул каты кайгы, авыр күз яше, ямьсез, мәгънәсез яшәү булачакмы?
4
Диңгезгә кергәнемнең икенче көне иде. Йокыдан яңа гына торып, олы ак канатларын мәгърур бер сыйфатта югары каерган җилкән-көймәбезнең киң күгелҗем су өстеннән җил астына таба бераз ава төшеп, акрын гына тибрәнә-тибрәнә баруыннан рәхәт кенә, тыныч кына бер талгынлык эчендә утыра идем.
Кичәге матурлыклар беткән, күңел бераз ялыккан, ничектер бераз пошынулы ару хәле җанны каплаган.
Хыялым гарше көрси тирәсендә түгел, җирдә, җирнең дә үткән хатирәләре арасында иде.
Шундый җилкән көймәләргә утырып, бөтен җир йөзен каплаган ят, ерак диңгезләрне гизеп чыккан Магелланнар, бөтен бер дөнья тапкан Колумблар, алардан элек яшәп, шундый көймәләре илә дөньяга хуҗалык иткән маһир көймәче финикалылар[53] берәм-берәм күз алдымнан кичтеләр.
Ләкин берсенә дә озак туктала алмадым…
Магеллан бөтен җиһанны гизгән, гаҗәеп бер ирлек, батырлык күрсәткән, Колумб Американы ачкан, бу юлда артык бөек каһарман булган.