Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә - страница 2

Шрифт
Интервал


Башкорт һәм татар телләрендә язган җырлары шагыйрьгә зур танылу алып килә. Башкортстанның иң күренекле композиторлары Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов, Данил Хәсәншин һәм башкалар тарафыннан аның шигырьләренә 200дән артык җыр языла. Аларны Башкортстан һәм Татарстанның легендар җырчылары Илфак Смаков, Хәйдәр Бигичев, Идрис Газиев, Зәки Мәхмүтов, Радик Гәрәев, Гали Хәмзин, Нәзифә Кадыйрова башкарды.

Бу җырлар конкурсларда берничә тапкыр җиңү яулады: мәсәлән, «Күр әле бер генә» җыры Швециядә узган Халыкара конкурста Гран-прига лаек булды, «Ялгыз аккош күлләрдә» Татарстанда «Ел җыры» дип танылды.

Алсу Сафина «Әткәй» җырын Казанның 1000 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналарда башкарды. «Минем Уфам – Уралның саф гөле» җыры өчен шагыйрь Уфада «Башкала казанышы» премиясенә лаек булды.

Расих Ханнанов яшь журналистлар һәм әдәбият сөючеләрнең тулы бер буынын тәрбияләде, аларга укучы һәм тыңлаучы белән үзара бәйләнеш булдыруда һәрвакыт ярдәм итәргә омтылды. Шуңа күрә «Ак күгәрчен» конкурсын аның истәлегенә багышлау турында карар кабул ителде. 2020 елда вафатына кадәр соңгы язылган җыры «Ак күгәрчен» дип аталганлыктан, конкурс шулай дип исемләнде.

АК КҮГӘРЧЕН – ОҖМАХ КОШЫ


Тәрәзәм төбенә тышкы яктан

Көн дә ак күгәрчен куна.

Куна да ул, күзен мөлдерәтеп,

Миңа карап тора тын гына.


Кайдан килә ул, бармы хуҗасы,

Әллә югалтканмы оясын?

Ялгызлыкта үзең калсаң гына,

Читләр хәлен нечкә тоясын!


Ул соңласа, мин борчыла башлыйм,

Әйтерсең лә, нәни туганым,

Һәм сизәм мин шул чак күңелемнең

Нәфис хисләр белән тулганын.


«Куып җибәр!» – диләр. Бу мөмкинме?

Аның йөрәге дә ялкындыр.

Хакым бармы начарлык эшләргә,

Бәлки, ул кош синең җанындыр.

ӘТКӘЙ


Минем әткәй көн дә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта,

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.


Әткәй, әткәй, синнән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса

Син дә безгә шулай кадерле.


Минем әткәй көн дә эшкә китә,

Йолдызларны кайта ияртеп.

Йолдызлар да йоклап китә кебек

Әтиемнән әкият сөйләтеп.

ЯЛГЫЗ АККОШ КҮЛЛӘРДӘ


Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,

Нигә ялгыз, нигә пары юк?

Парсызларның күңелләре зарлы,

Парлыларның гына зары юк.


Минем дә бар иде, аккошкаем,

Җан дускаем, очар канатым.

Әллә инде артык яратканга

Юлларымда аны югалттым.


Парсыз калса кабат кайтмый, диләр,

Кайта икән, кайта аккошлар.