Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә - страница 3

Шрифт
Интервал


Кошларны да, кешеләр шикелле,

Үзе белән йөртә язмышлар.


Төннәрендә үзәк өзгеч тавыш,

Телеп үтә күлнең өсләрен.

Аңлар өчен аккош сагышларын

Белү кирәк сөю телләрен.

Розалина Йосыпова

АК КАЛФАК


Ак калфаклар каралмасын,

Заманның җилләрендә.

Һәр гүзәл зат бәхет күреп,

Яшәсен илләрендә.


Кушымта:

Ак калфак, ак калфак,

Кал син һәрчак ак һәм пакъ.

Калфак иман билгесе,

Калфак күңел көзгесе.


Ак калфак, ак калфак,

Һәр чак ап-ак калачак.

Калфак сафлыкка төрер,

Калфак бәхет китерер!


Ак калфаклар саргаймасын,

Сандыкның төпләрендә.

Ак калфаклар – ак күгәрчен,

Булсын ил күкләрендә!


Ап-ак калфак – ак иман ул,

Ул Туган Ил, туган тел.

Милли көйләр, моңлы җырлар,

Гөреф-гадәт, саф күңел.


Ак калфак киеп әйләнә,

Күчәрендә Җир Шары.

Ак калфак нуры яктырта,

Чиксез Җиһан юлларын!


Речитатив:

Дөнья авыр дип яшәмик,

Барысы да бер уза.

Аклык, пәкълыкка чакыра,

Ак калфак башыбызда.


Әнкәй сөте кебек ап-ак,

Без кигән ап-ак калфак.

Безгә ал таң, ак бәхетләр,

Вәгъдә итә ул һәр чак.


Ап-ак булсын, гел пак булсын,

Карлардан ап-ак калфак..

Без рухлы дип, тарихлы дип,

Хәтерләтеп торачак.


Без динле дә, иманлы да,

Без данлы булдык һәр чак.

Кисәтеп тора бу хакта,

Безнең башта ак калфак!


Әбкәм-әнкәмнең калфагы,

Кызыма калыр бер көн.

Мин дөньяда иң чибәр кыз,

Дип сөенер ул һәр көн.


Ак калфак һәм түбәтәйләр,

Бер ядькәр буыннардан.

Бер изге истәлек бит ул,

Әби һәм бабайлардан!

Әлфиә Шамсутдинова

БЕЗ БИТ ШАТЛЫК ТӨРКЕМЕ


Исәнмесез, милләттәшләр!

Сәламлибез без сезне.

Шатлык алып килдек сезгә −

Без бит шатлык төркеме!

Шат–шат–шат.


Шат, шат шатлык без,

Җырлыйбыз да биибез.

Гүзәл татар телебезне,

Данлы татар телебезне

Зурлыйбыз, кадерлибез.


Шатлык алып килдек бүген

Сезнең һәммәгезгә дә.

Бергәләп күңел ачарбыз

Бик рәхәт булыр безгә.

Шат–шат–шат.


Төркемебез безнең – «Шатлык»,

Шатлыклар өләшәбез.

Әйдәгез әле бергәләп

Җырлыйбыз да биибез.

Уйныйбыз да көләбез.


Шатлыклар өләшәбез.

Шат–шат–шат.

Җыр, моң, сафлык өләшәбез,

Шатландырып һәркемне.

Сер бирмибез, сынатмыйбыз −

Без бит шатлык төркеме!

Шат – шат – шат.

ЧИБӘР ЕГЕТ


Серле карашларың белән

Син текәлеп карадың.

Син текәлеп карадың да,

Йөрәккә ук кададың.


Кушымта:

Ник текәлеп карадың да,

Гашыйк иттең үзеңә?

Кара әле чибәр егет,

Тагын кара күземә!


Көнләшәм сине кызлардан,

Гел сине уйлап йөрим.

Күреп торам кызларның да

Һәммәсе сине күзли.


Кушымта:

Гашыйк итеп син үзеңә,

Битараф каласыңмы?

Янымнан үтеп китәсең,

Мин көтәм карашыңны.