Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - страница 2

Шрифт
Интервал


Аллаh үзе безгә юлын бирә

Мөселманлык, иман, мөэминлек.

Көз килә

Җәйләр тагы үтеп китә инде,
Ерак калмый икән көзгә дә.
Көзләредә килер гdмер булгач,
Насыйп булмый калмас безгә дә.
Көз дигәчтә күңел өшеп китә,
Килер дә ул китмәс шикелле.
Бөтен дөнья туктап калыр төсле,
Кышлар башка булмас бит инде.
«Гомер үтә диеп кайгырма ла,
Гомер үтсә – гомер иткәнсең…
Язлар, җәйләр өчен Аллаhыга,
Барысы өчен шөкер итәсең.
Көз килә дип бары шатлан гына,
Туктамаган әле сәгатьләр.
Кемгә көзләр, кемгә язлар гына,
Кайгырырга юкла сәбәпләр…

Безнең СӨН

Язлар җиткәч ташып ага иде,
Агыйдельгә борылып тормыйча.
Туры юлы белән элеккечә,
Ераклардар урап бармыйча!
Чигер күле hәм Чөгәнә аша,
Җилән ясап юлын ярган ул.
Гoмер үткән, ярлар җимерелгән,
Иске Сөнгә әйләнеп калган ул.
Ничә еллар, елга акмый инде,
Кар сулары язын җыела.
Боз китүләр, баржа керүедә,
Хәтерләрдән хәзер җуела…
Елгаларда ахры картаялар,
Саегалар – беткәч буылып.
Безнең Сөн дә олы елга булган,
Калды хәзер олы күл булып.

Елга иде

Авыл уртасыннан ага елга…
Дөресрәге – элек аккан ул.
Басу, сазлыкларны кичеп үтеп
Безгә кадәр юлны тапкан ул!
Агым сулар булды авыл өчен,
Халык исеме аның Елга иде.
Шырлык буйларыннан агып килеп,
Кешеләргә юаныч була иде.
Күперләре яхшы, калды басмада,
Ләкин Елга инде агалмый.
Дөнья хәлен белеп булмый икән,
Агым суда юлын табалмый…
Кемнәр өчен, Тыннамасовка дип,
Такта язып элеп куйдык без…
Туган җиребезне үзебез ахыры,
Хөрмәт итүләрдән туйдык без.

Кабак тавы…

Кабак тавы асты болыннарда…

Әрәмәләр, бик күп күлләрдә.

Күңелләрең күтәрелеп китәр,

Таныш җирне кабат күргәндә.


Камырлыклар җыйган урыннар бу,

Карга боткалары пешкән җир.

Олы болыннарны бетергәчтә,

Печәннәргә төшкән җир.


Кабак тау башында юлчыларда,

Чәйләр эчеп яллар иткәннәр.

Рәхмәтләр әйтеп бу урыннарга,

Үз юлларын дәвам иткәннәр…


Үтик әле тагы шул юллардан,

Машинада гына булсада.

Тарихларга бездән сәләм булсын,

Бик күп еллар инде узсада.

Чигер

Чигер Аккүзләрнең истәлеге…
Бу җирләрнең тәүге хуҗасы.
Шул вакытта бәлки хәл ителгән,
Авылыбызның шунда буласы.
Чигер тавы, салкын Чигер суы,
Була ул җирләрнең мижасы.
Атка менеп, Чигер буйларында,
Урагандыр аның хуҗасы.
Күлендә без сулар керә идек,
Сулары бик салкын булдылар.
Чигер күпере… суы агып торды,
Чишмәләрдән чыгып тордылар…
Безгә калды бары хәтирәләр,
Тарих дигән озын юллардан.
Чигер Аккүзләрне искә алыр,
Киләчәктә – бик күп еллардан.