Тегермәннәр салу зур зш була…
Ничә авыл бергә төзешә.
Ябалактан килеп оста кеше,
Шушы эшкә килеп керешә.
Тау буенда, Сөнгә буа буып,
Су тегермәне төзеп куела.
Халык шунда, агылада башлый,
Тегермәнгә «тегермән буена».
Халыкка ул бик күп хезмәт итә,
Бер әйбердә түгел гoмерлек.
Тегермәнче кызы гына таба,
Изге җирен, үзен күмерлек…
Бу кыйссаны, белүчеләр була,
Күрүчеләр кабер ташында.
Тау ташлары аңа hәйкәл кебек,
Тегермән буйлары каршында.
Сары кое дибез САРЫ КОЕ…
Кое дибез – олы чишмәне.
Печән өсләрендә казан асып,
Тәмләп чәйләр кемнәр эчмәде.
Сирәк тиде аның суын эчү,
Тәмле әйбер бик күп булалмый.
Кое ерак. Чиләкләрең синең,
Аның суларыннан тулалмый.
Күз алдында, чылтырап агулары,
Салкын сулы сары төпләре.
Бик еракта калды шул инде,
САРЫ КОЕ башка көтмәде…
Сары кое дигәч, искә төшә,
Чиста сулар, хәтфә болыннар,
Ярый күрдем шушы матурлыкны,
Үткән чакта тормыш юлыннан.
Олыболын… олы болын
Олы булгач башка исем юк.
Ничә җилән, ничә күл булын,
Төгәл әйтә алган кешең юк.
Тау башыннар барсы күренә,
Бакча астына хәтле болыннар.
Җиләннәргә арба юлы керә,
Такырланган «болын юлыннан».
Олы болын олы булып кала,
Күпме генә вакыт үтсәдә,
Сөрелсәдә кайбер җиләннәре,
Сулар килеп, сулар китсәдә…
Ат өстендә авыл малайлары,
Шушы болыннарда чаба алдык.
Яшел болыннарда аунап үсеп,
Төрле якларга без таралдык.
Күп малайга таныш чорлар бу…
Шук малайлар көтте үз җәен.
Тәүге алмаларны өзеп алырга,
Хәйлә корды, көтте үз җаен.
Беренче көн уңыш китермәде,
Алмаларын әби саклаган.
Шыпырт кына кереп чыгалмады,
Бер җир калмый кычыткан чакмаган.
Сминҗә син, җипитпаймат малай,
Нигә кердең минем бакчага.
Җаптбаймайт башка йөрмә, дие..
Кычытканы… бигрәк нык чага…
Кайбер сүзләрне ул аңламады,
Ул сүзләр hич истән чыкмады.
Ваз кичте ул мондый «батырлыктан»
Мондый хыяллардан туктады.
Почырман исеме нәрсәне аңлата…
Ул исеме ни өчен сакланган.
Тарихта: ул күперне чыккач,
Мөселман җирләре башланган.
Бусурман, Пусуман, Пушырман,
Почырман исемен такканнар.
Узункуль авылы кешеләре,
Бик кулай исем дип тапканнар.
Чукынган бәндәләр киткәннәр,
Яшәеш бу җирдә тапмаган.
Мыскыллы исемне үзгәрткән,..
Безнеке үз динен сатмаган…
Калсада ул вакыт еракта,
Ул җирләр, Почырман күпере…
Без хәзер беләбез мәгънәсен,
Чынлыкта – Мөселман күпере.
Кеше җирдә, җир астында эшли…
Кайберләре эшли күкләрдә.