Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - страница 6

Шрифт
Интервал


Авыл үз көенә яшәде…


Ул сиреннәр кайда гына калды,

Күренмиләр кебек шомыртлар.

Файда белән файдасызга бүлеп,

Шундый югалтуга юлыккан.


Койма буйларында шомырт исе,

Булмас инде, үтсәм урамнан.

Зыяратларда калган сиреннәргә,

Озак итеп карап торалмам…


Матур таллар, чүп үләне кебек,

Аста кала яшел чирәмнәр.

Әрәмәлек булып калыр микән,

Элек печән чапкан җиләннәр.


Тәбигаттә генә хикмәт микән,

Кеше hаман кая ашкына,

Шомырт чәчәкләре күрер өчен,

Барырбызмы «бакча астына»…

Ялгышлар

Ялгышларым юк дип әйтәсеңме,

Ялгышларсыз яшәп буламы.

Гомер үтсә сынауларсыз гына,

Кадерләрен белеп буламы.


Ялгышларым, минем ялгышларым,

Иптәш миңа, кайчан дошманда.

Ялгышлар бик җиңел кылынганда,

Булган димим язмыш кушканга…


Ялгыш сүзләр, ялгыш эшләр, хисләр…

Күңелләрдә кара эшен кылыр.

Чакырганнар килмәс, дуслар сәләм бирмәс,

Сиңа авыр чакта читән карап торыр…


Ялгыш ул адашу, кайвакыт мавыгу…

Гөнаhка якындар, ялгышны кабатлау.

Ялгышлар безнеке, әгәрдә күрмәсәк,

Үзеңне, кешене яратмау.


Ялгышлар, ялгышлар мин сездән арынам,

Аллаhтан сорыймын, hәм Аңа ышанам.

Бердән бер дөрес юл, алдымда ачылган,

Гомерләр көзендә ялгыштан бушанам…

Зур суларда

Зур суларга кереп китеп булмый,