Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - страница 5

Шрифт
Интервал


Тагын бер кат күреп калу кирәк,
Ап ак ничек бөтен тирәләр.
Ятып аунап булмый ак карларда,
Ул вакытлар үтеп киттеләр.
Агар сулар булып ак карларның,
Китәр вакытлары җиттеләр..
Күреп калыйк әле ак җиhанны,
Ак төстәдә, җитә матурлык…
Язларныңда булыр андый көне,
Ап ак булып чәчәк атырлык.
Ел фасылы шулай алышына,
Яңа язлар, кемгә башлана.
Яңа хыялларда туа тора,
Тормышларга ничек ашсада.
Яшәү өчен әлләни кирәкми,
Тормыш агымында ага бел.
Бөтен акылыңны җигә алып,
Кеше булып кына кала бел.
Салкын кышлар тагы килер әле,
Сүрелмәсен күңел җылысы.
Тормыш җирдә, иң кадерле бүләк,
Аллаh биргәннәрнең – зурысы.

…исле гөл кебек

Туган авыл исле гөлләр кебек
Булса әгәр сулар сибүче…
Ничек микән анда хәлләр диеп,
Сирәк- мирәк кайтып килүче…
Күпме «кошлар» моннан очып киткән,
Карарга иде бергә җыелып…
Тезелешеп дуслар, туганнар,
Басып бер берсенә сыенып…
Кермәс иде картлык төседә,
Үсәр иде авыл яңадан…
Гәебеңне таный алсаң гына,
Кайткан чакта монда калада…
Киттеләрдә оныттылар кебек,
Олы кунак кына шикелле…
Хәтерләрне әгәр юшкын басса,
Кирегә юл ябык бит инде…

Кешенең кешегә карашы

Кешенең кешегә карашы,
Ул аның кем булу халәте.
Ихластан булганда сүзләре,
Хөрмәтли белүгә сәләте,
Кайвакыт ихласлык соңара,
Кирәге калмаган чакларга.
Кеше юк… сүзләрне әйтергә…
Юллар юк кирегә кайтырга…
Ник телләр ояла әйтергә,
Ниләргә көтәргә аерылу.
Үкенеп ни өчен яшәргә…
Ник кирәк канатлар каерылу.
Кешенең гомере искән җил,
Күрмидә каласың искәнен.
Яхшы сүз, җылы сүз әйтергә,
Ник көтеп яшәргә киткәнен…
Яшәүнең асылын аңларга,
Кабаттан вакытлар бирелми.
Туганга, иптәшкә дусларга,
Якты йөз күрсәтик иренми.
Беренче сүзләрне әйталсаң,
Күңелдә җиңеллек тоярсың.
Таратып саваплы хисләрне,
Җавапка ихласлык җыярсың.

Әйе көзләр

Әйе, миңа көзләр сәләм бирә,

Язгы ташу тугел хисләрдә…

Язмыш белән утырып сөйләшәм,

Ялгыз калып кайчак кичләрдә…

Әйе, булган матур вакытлары,
Хәзер генә аны аңладым…
Гoмер акты үз агымы белән,
Мин идәрә итә алмадым…
Әйе, булды каты сынаулары,
Кабатларга хәттә аяныч…
Шул сынаулар, бәлки чыныктырып,
Яшәү өчен булган таяныч…
Әйе, кала хыялларда гына,
Кайбер эшләр, кайбер гәмәлләр…
Йомгак ясыйм үткән гoмерләргә,
Минем эшне кемнәр тәмәмлар…

Сирень

Гади генә авыл урамнары,

Тыкырыклары, урам чатлары.

Үткәннәрнең бөтен нечкәлеген,

Мәңгелеккә хәтер саклады,


Сиреннәре чәчәк аткан чаклар,

Шомыртларның ап ак чәчәге,

Җәйләрендә җыеннарны көтеп,