Язның 8нче көне бураннап каршы алды.
Тик йөрәгем җылы хисләр белән тулы!
Иртәнге суык җиле белән кочаклады:
шул мизгелдә карлар йолдыз булып ятты.
Язның 8нче көне бураннап каршы алды,
ә мөһиме – күңел шатлык белән тулуы!
Барысына телим көннең матурлыгын!
Иң бәхетле хатын кыз булуын!
(08.03.2020).
Яратырга оятмы?!
Күзгә карап,
Кулны кулдан тотып,
Бер уй уйлап?
Яратырга оятмы?!
Бердәнберне табып,
Мәхәббәтне саклап,
Калганнардан качып?
Яратырга оятмы?!
Бер моң сузып,
Алга карап,
Бәхетле булып?
Яратырга оятмы?!
Исен сизеп,
Бер сулыш сулап,
Бер сынык бүлеп?
Яратырга оятмы?!
Иртэн торып,
Яныңда булып,
Сөйгәңне кочып?
Яратырга оятмы?!
Кешелелек саклап,
Җылы биреп,
Берберегезне саннап?
Яратырга оятмы?!
Үзең булып,
Ярны яклап,
Хисләр тулып?
Яратырга оятмы?!
Бала тудырып,
Тәрбия саклап,
Тарихта эз калдырып?
Яратырга оятмы?!
Тормыш үзгәртеп,
Картаймышка җитеп,
Бер көндә китеп…
Яратырга оятмы?!
Яратырга оятмы…
(18.03.2019)
Бик тиз узып бара вакыт.
Очрашулар үтә артта калып.
Бер мизгелдә сине күреп,
Бик тиз узып китте вакыт…
Бик тиз узып бара вакыт:
Очрашуга өметләнеп,
Күзләр шатлык белән тулып,
Сизелмиче үтте вакыт…
Үтче тизрәк, әйдә, вакыт!
Нигә яшәү, көннәр сузып?!
Синнән башка ялгыз калып,
Бик тиз үтеп китсен вакыт…
(11.02.19)
Әле ярый, син бар бу доньяда:
Минем серләремне белгән,
Минем белән төшләремне күргән,
Минем сүзләремне җырга үргән…
Әле ярый, син бар бу доньяда:
Минем йөрәгемне эреткән,
Минем күңелемә җылы керткән,
Минем күзләремә нур сипкән…
Әле ярый, син бар бу доньяда:
Мине үзеңнеке дип санаган,
Минем яннарымда булган,
Минем кочагымда кунган…
Әле ярый, син бар бу доньяда:
Мине бердәнберем дигән,
Миңа көннең яктысын биргән,
Миңа яңа сулыш керткән…
Әле ярый, син бар бу доньяда:
Миңа үзеңне бүләк иткән,
Миңа сукмаклар тиздән салган,
Минем тормышымны үзгәрткэн…
Әле ярый, син бар бу доньяда…
Әле ярый…
син бар…
минем тормышымда…
(17.04.2021)
Мин тагын да сиңа гашыйк булдым!
Мина «Җитәр инде!» -дигән чакка калдым.
Сиңа булган хисне утка салдым.
Дәвам итмәячәгеңне белеп, ялгыштым!
Мин тагын да сиңа гашыйк булдым!
Синең карашыңны көннән-көнгә күрдем,
Сиңа гына булган хатларымны яздым!
Җавапсызлыктан синең ардым!
Мин тагын да сиңа гашыйк булдым!
Кеше әйткән пычрак сүзләренә баттым.
Хатын-кыз бәхетен дошманнарга саттым!
Битлек белән битне ябып изгелекне югалттым!
Мин тагын да сиңа гашыйк булдым!
Күпме салкын төннәр синсез каршыладым!