Ләйсән яңгыры. #весенний_дождик - страница 3

Шрифт
Интервал


Синсез көн яктысын бер дә күзәтмәде.

Синзез үткән көннәр санын саналмадым!


Мин тагын да сиңа гашыйк булдым!

Көннән-көнгә яннарымда булдың.

Чит ят кызлар яннарыңда булып

Минем якка бер дә карамадың!


Мин тагын да сиңа гашыйк булдым!

Сине онытырга туган яктан тиздән киттем!

Чит якларда мәхәббәтем янып кире кайттым

Ләкин мин барыбер сиңа гашыйк булдым.


Күпме төннәремне ир-затларга сатып

Һәр берсендә сине табам дип саташтым…

Сиңа багышлаган хисләремнән качып,

Мин барыбер сиңа гашыйк булдым…

(9.04.21)

Син мине юләрләндердең!

Хисләремдә яндырдың!

Якты күкләргә менгезеп

Миңа канат бирдең —

чын күңелдән мине син яраттың!


(октябрь 2019)

Тагын бер көн үтте:

Истән чыкмый

Бергә булган

Җылы төннәр…


Танын бер көн үтте:

Синсез булмый.

Йөрәк тулган

Хисләр бетәр…


Тагын бер көн үтте:

Күңел тынычланмый.

Мәхәббәт уңган

Булганнарны сөртәр…