Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - страница 2

Шрифт
Интервал


Аю дөньялары… аю иле,
Очратырга була кайда да.
Көньяк белән төньяк полюста,
Кеше йөремәслек тайгада.
Аю йоклый, әгәр уятмасаң…
Табаныннан суырып майларын.
Айный алмый, тирән төшләрдә,
Салкын кышның озын айларын.
Аюларга, тайга законнары,
Кабул итми алар башканы.
Иң начары, кинәт уянудан,
Ике аякка торып басканы…
Саклан инде, андый вакытларда,
«Шатун» аю юлга чыкканда.
Белеп булмый алда ни буласын,
Үскән агачларны екканда…
Аю иле кебек бөтен дөнья,
Аюларга җиhан тарайды.
Төзергә иде, аю уянмаска,
Йоклар өчен олы сарайны…
Әллә тибә, әллә яна
Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,
Әллә тибә, әллә яна ул…
Чыгып очам диеп, кайвакытта,
Кошка әйләнеп канат кага ул.
Ниләр яна, кемнәр белә ала,
Янада ул яна …туктамый…
Алай озак, бердә туктамыйча,
Учакларда, алай ук янмый.
Ниләр яна, әллә хисләр яна,
Ялгыш булган бәлки хыяллар.
Буяулары яна, купшы итеп,
Артык чуар итеп буялган…
Әллә янып, әллә тибеп шулай,
Төннәрендә, шулай йокламый.
Ул туктаса, аңлап ни буласын,
Шуңада ул тибә, туктамый.
Ул кояшы кебек зур галәмнең,
Җан дигәннең булу халәте.
Аллаhының олы бер хикмәте,
Җан иясе булу сәләте…

Әнә, димен…

Әнә, димен төртеп, үз үземә,
Үтеп бара синең гомерең.
Аңламыйча бергә буласыны.
Аерылу мөмкин түгелен.
Үтеп бармый, бары көтә кебек,
Уйларыңнан синең бушауны.
Чишкәнеңне сине тотып торган,
Күңелендә булган тышауны.

Көләседә килә бер кычкырып,

Ничек кеше шулай була ала.

Җавап эзләгәндә, туры сүзгә,

Фикерләрең бик тиз чуала.

Дөнья өчен, олы кануннарны,
Кемнәр ничек, аны аңлаган…
Кая гына юлга чыкканда да,
Җилгә каршы басып калмаган.
Үтеп бара, әйе ул нишләсен,
Бер сәбәпсез туктап торалмый.
Озынлыгын үзең теләгәнчә,
Гомерләрне сузып булалмый.

Бай дөньяда

Иксез чиксез кебек дөнья,
Ниләр генә юк анда.
Күреп, белеп бетермәслек,
Миллион тапкыр тусаңда.
Бик кадерле «тимер арба,»
Әлеккечә «яхшы атлар.»
Тигез кебек сан буенча,
Акыллылар, ахмаклар.
Ат лапасы кебек йортлар,
Кысан кебек кешегә.
Бензин салып, атлар җигә,
Егәр өстәп көченә.
Чокыр кебек гел олая,
Арткан сине «булганы».
Очырасада, никтер сирәк,
Җитте дия торганы.
Дөнья бай ул, кеше өчен,
Байлыкны, тик аңласаң.
Мондый тормыш җәза үзе,
Нәфес тыя алмасаң.

Бәллүр савыт

Кайсы кыйммәт, бәллүр савытмы,
Әллә салган аңа эчемлек?
Шәрәбеме әллә сәбәбеме,
Андый савытсызда эчерлек.
Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,
Грузин чәе, кытай савытын…
Чәкештерү өчен күп вакытта,
Ишетергә чынлы тавышын.