Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - страница 4

Шрифт
Интервал


Ямьсезлекләр белән төрелеп.
Аллаhны безБ Алла гына дибез,
Алмаз белән алма шикелле.
Адашулар гына түгел болар…
Кире якка таба кителде…
Кеше күргәнне без күрербез,
Шулай диеп уйлый күбебез…
Яңгырлардан котылырга теләп,
Аяз булсын диеп күгебез…

Дөнья тәртибе

Үзгәртмәккә дөнья тәртипләрен,
Булганнарын санга сукмыйлар.
«Көрәш» майданында җиңү өчен,
Харамлашып җиргә екмыйлар.
Харамчылар гомер буе булган,
Тигез булмый җирдә көрәшләр.
Кануннар ул, бозучылар өчен,
Гадел кеше, гадел көрәшкән.
Бер җиңүче – берәү батыр була,
Ә калганнар калмый канәгать.
Билгелиләр, шул ук канун белән,
Хөкүмдарлар яки җәмәгать.
Бозылганда җиhан кануннары,
Хаксызлыктан, туа хаксызлык
Харам белән көчләр кулланылса,
Хөкүм итә башлый башсызлык.
Бәйрәм түгел, тормыш бозыла,
Хаксыз көчләр өскә чыкканда.
Ризасызлык туып, ут кабына,
Чарасызлык чаңы «сукканга».

Дөнья

Бу дөньяга ниләр алып килдем,
Ниләр алдым микән дөньядан?
Ярый әле алыш биреш өчен,
Яши алган, якты дөнья бар.
Алганнарым шактый булган инде
Гомер буе, барсы алынган.
Күпмеләре төрле сәбәпләрдә,
Бурычларың булып калынган.
Җавап гәмәлләре онтылмасын,
Саклый торган кеше арасын.
Күңелеңдә синең калганнарга,
Шөкер сүзен әйтә аласың.
Кичерешләр нинди генә булмый,
Авырлары, шатлык хисләре.
Барысыда синең өчен кебек,
Төрле яктан җилләр искәне.
Җавап булып, әгәр туа икән,
Күңелеңдә рәхмәт сүзләрең.
Бер өлеше кебек бурычыңның.
Авырлыкларына түзгәнең.

Елларның Сабантуе

Сабантуйлар кабатлана,
Елларны санагандай.
Майданнарга бергә җыеп,
Бер сынап карагандай.
Елның, җәйнең уртасында,
Үза Сабантуйлары.
Кемнәр өчен быел әле,
Үзләренең туйлары…
Исәннәр барсы килгәндәй,
Бу олы җыеннарга.
Бәйрәмнәрдә хайран була,
Майданга җыелганда.
Бәйрәм төсен тою өчен,
Анда булулар кирәк.
Күрешүләр, очрашулар,
Кабатланулар сирәк.
Шаулап үтсен Сабантуйлар,
Татар Иле бәйрәме.
Кабатланып торып җирдә,
Халыкның hәм – җәй яме.

Ерактагы

Ерак инде чирәмнәре,
Ялан аяк йөгергән.
Шырпы «табып» яга алган,
Учаклары сүрелгән.
Мәктәп еллары еракта,
Таралдык сабакташлар.
Җирдә гомер дәвам итеп,
Кем кайда, яраклашкан.
Малайлар көтүе булып,
Җыелып үскән чаклар.
Кычыткан, әрем арасын,
Беренче үткән чаклар.
Еракта, иртән ягылган,
Мичләрнең җылылыгы.
Яңа пешкән ипи исе,
Корылган, чыбылдыгы.
Яшәү көче булгандыр да,
Шул чакта табылганы.
Якынаер кебек hаман.
Уйланып, сагынганы…

Җаның бар

Җан азыгы, җанлы җансыз…
Гади ул, бер уйласаң.