Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - страница 5

Шрифт
Интервал


Бу җирдәге урыныңны,
Артык биек куймасаң.
Барлыгыңны, юклыгыңны,
Җаның булу күрсәтә.
Җанга нидер җитми кала,
Ниләр генә күрсәк тә.
Җан белән тән бер бөтендәй,
Тәндә җанның «оясы».
Тәнне саклый белгән кебек,
Җанныда, бар тоясы.
Җылы сүзләр, җылы караш,
Ризык табу җаныңа.
Онытмаска юл табарга
Үз җаныңның «янына».
Рухи байлык-җан азыгы,
Табыйк, таба алганын.
Сине кеше итеп тота,
Тәннәреңдә җан барың.
Тәннәр өчен җаннар кирәк,
Җансыз тәннәр-мәетләр.
Яшәсәк мәетләр кебек,
Ходай безне гаепләр…

Җәйне көтеп

Шатланабыз җәйләр җитә диеп,
Әллә ниләр аннан көткәндә.