2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - страница 12

Шрифт
Интервал


Бүгенгедән тора тормышыбыз,
Киләчәге ничек буласы…
Нигезләре булсын ышанычлы,
Аумый, тузмый озак торырлык.
Бездән соңда килгән буыннарга,
Яшәр өчен үрнәк булырлык…

Сөн буе авыллары

Ярлары буйлап тезелгән,
Сөн буе авыллары.
Якын итә, берләштерә,
Сөн суы агымнары.
Үзе ага салмак кына,
Текә түгел ярлары.
Булмый калмас яр буенда,
Зифа буйлы таллары.
Суларында кер чайкаган,
Яшь киленнәр басмада.
Сөн буйлары hаман якын,
Еллар үтеп барсада.
Тезелеп киткән ярлар буйлап,
Алмалы бакчалары…
Аркылы чыгу берни түгел,
Кирәкми басмалары.
Билдән түбән диләр иде,
Сай булган урыннарын.
Атлар йөргән Сөн буенда
Ияртеп колыннарын.
Акканда аккан Сөн шулай,
Ничә еллар үткәндер.
Сөн буе авылларында,
Ничә буын үскәндер…
Эй Сөн суы, Сөн буйлары,
Тарихларның шаhите.
Ничә буын бала – чага,
Тормышларын шат итте…
Сөн сулары агым сулар,
Шифасы бар суларда.
Аны аңлап, тоеп була,
Сөн буенда туганга…
Агыйделгә кояр өчен,
Күпме юллар узыла.
Озатучы авылларыб
Ярлар буйлап сузыла.

Кышлар алда

Кышлар әле ныклап башланмады,
Көтә башлыйм инде җәйләрне.
Кичләр җитсә тизрәк үтсен өчен,
Озагырак эчәм чәйләрне…
Күңел туйган никтер суыклардан,
Туңырлыкта түгел шикелле.
Чеметтереп алмый урамнарда,
Малай чакта кебек битемне.
Сират күпередәй җир өстендә,
Кыш айларын озак үтәсе.
Кермәс идем шушы кыш аена,
Миннән тормый, ни хәл итәсе…
Бәхәсләшмим, шундый уйлар гына,
Килеп китә кайчак башыма.
Дөньяларда ниләр булсада,
Аллаh ризалыгы барысына.

Маяклар

Җәяуле бураннар,
Тигезли сукмакны.
Маяксыз юлларга,
Чыкмый тор ул чакны.
Юлларга кешеләр,
Куйганнар маяклар.
Адашмый барырга,
Тал чыбык таяклар.
Маяклар бит инде,
Юл буе багана.
Маяклы юлларга,
Ышаныч бар аңа…
Зур кече юлларда,
Маяклар булсыннар.
Юлларның дөресен,
Күрсәтеп торсыннар…

Авыл ипие

Авылның икмәге,
Хәтердә, хәтердә…
Исләрен сизгәндәй,
Тоела хәзердә…
Бу җирдә чәчелгән,
Бу җирдә урылган…
Авылда он итеп,
Тартылып куелган…
Мичләрдә авылда,
Пешерә алганнар.
Һәр өйдә әниләр,
Ипиләр салганнар.
Авылның икмәге,
Күпләрне үстергән.
Яшәүгә тормышта,
Ул безгә көч биргән.
Тарихка күчсәдә,
Авылның икмәге…
Иң олы ризыгым,
Күңелдән китмәде…

Ничек булыр

Җыйсаң кара, дөньяң кара булыр,

Җыйсаң гaйбәт, торыр гайбәттән.

Пөхтәлеккә генә тартылганда,

Тормышларың булыр әйбәттән.

Ерак булсаң җиңел акыллыктан,
Җүләрлекләр сиңа кагылмас.
Юлларыңда җиңелерәк булыр,
Белер белмәс юлдан барылмас.
Тирә ягың булыр мәшәкатьсез
Авыр йөкләр сиңа төялмәс.