2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - страница 2

Шрифт
Интервал


Хисләр булып барыбер саклана…
Очраша алыр бәлки әле хисләр,
Төрле җирдән юллар барсада.
Үткән вакыт, йолдыз кебек күктә,
Таба алсаң эзләп, нуры бар…
Язмыш уза нигъмәт арасыннан,
Кечкенәсе белән зуры бар…
Хәтирәләр белән күңел тулган,
Яшәүләрдә димәк бәрәкәт…
Кайчагынды үкенечле мизгель,
Күңелләрдә саклый җәрәхәт…

Яңа тарих

Җайлашумы әллә алдашумы,
Бөтен кешеләргә дус булу.
Сатылумы, әллә саташумы,
Дошман арбасында еш булу…
Чал тарихлы диеп сөйләсәктә,
Туган җирне, халык, милләтне.
Сүздә сөйләп, эштә эшләмәгәч,
Юкка чыга аның кыйммәте…
Тарих бит ул олы сабак кебек,
Төзәтмәслек була яралар.
Булганында саклап калалмагач,
Тарих битен шулай ябалар.
Купшы сүзләр, ерак дөреслектән,
Агылада hаман агыла…
Безнекеләр кая булып бетте,
Күчтеләрме аклар ягына…
Тарих саклый, бары булганнарны,
Бозучылар аны булсада.
Калмаска иде хыянәтче булып,
Ничек кенә авыр булсада…
Сакланганнар, бары котылырлар
Җир йөзендә явыз бар заттан.
Үзебезне хөрмәт итеп яшик,
Ярдәм сорап бары Аллаhтан…

Кышын

Бураннары әллә адаштырды…
Салкын җилле салкын кышларда.
Авыр сынау кебек никтер hаман,
Кышны чыгу, ягъни кышларга…
Ап ак карга дөнья капланган,
Кар астында җәйге матурлык.
Җылыларны салкын алыштырды,
Өйдән чыкмый гына ятырлык.
Өйрәнәсе иде суыкларга…
Аңлыйсыда иде серләрен.
Җуела шул инде… язын эрер,
Кар астында калган эзләрем.
Бураннары кышның куркытмыйлар,
Бураннарга инде өйрәнгән.
Күңелләрнең инде кылларыда,
Гомер кышларына көйләнгән.
Суыкларда туңа башлаганда,
Җылы сорый башлый күңелләр.
Кайсы якта җылы чыганагы,
Кояшта бит кышын сүрелгән.
Кышның көрте, бәсле агачлары,
Бирә ала мени җылылык…
Язлар килүләрен көтү кала,
Җылы белән кабат тулырлык.

Вәгазь

Гомер юлын үтәр өчен,
Язмышлар бар…
Туры юлны югалтырга,
Ялгышлар бар…
Яшәүләрне аңлар өчен,
Авырлыклар…
Таныр өчен шайтан көчен,
Явызлыклар…
Хөрмәт итеп яшәр өчен,
Гореф гадәт…
Буыннарның саклануы,
Иман – сәбәп…
Кеше белән кеше арасын,
Әдәп саклар…
Гыйбәдәттә булганнарны,
Аллаh яклар…
Туры юлын кеше табыр,
Кирәк булса…
Иман белән яшәр өчен,
Теләк булса…

Би исми Алла

Бисмиллаhны без әйтәбез икән,
Башлаганда теләк, гамәлне.
Мөселманнар диеп атыйбыз,
Бу сүзләрне әйткән әдәмне…
Ялгышлыкмы әллә явызлыкмы,
Ул сүз булса гөнаh эшләрдә…
Теләкләрең нинди була ала,
Шәрәбләрең торса өстәлдә.
Теләк бит ул – сорау дога була,
Кабул була иман булганда…
Чуар сүзләр әйтә алу түгел…
…Күңеллләрең ихлас тулганда.