2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - страница 4

Шрифт
Интервал


Тыела алмый шундый минутларда,
Хисләренә әллә исерә…
Сихри тормыш кебек барысыда,
Күңелләрдә башка уйлар юк…
Бер кайгыда булмаганда кебек,
Моңлы чакны кабат уйларлык…
Бер кисәге генә… минутлары…
Нинди хисләр бирә кешегә.
Бәхетне бит тотып карап булмый,
Кереп булмый аның эченә…
Бәхет теләп. аны сораганда,
Белә алсак аның асылын…
Тоя алсаң аның булганнарын,
Бөтен кайгыларың басылыр

Матур вакыт

Чишмәләргә карап торасыңда,
Еракларга китә уйларың…
Чишмәләрдән сулар эчүчеләр,
Онытамы чишмә буйларын.
Чишмә суы салкын гына түгел,
Үтә күренмәле сулары…
Чишмә суларыдай чиста сулар,
Җир йөзендә башка юк әле.
Көмеш суы ага чишмәләрнең,
Күпме генә кеше эчә ала…
Күпме чишмә суы исраф кебек,
Еракларга китеп югала…
Чишмәләрдәй безнең гомерләрдә,
Агаларда, шулай агалар…
Елгаларга алар кушылсада,
Чишмә булып барыбер калалар.
Чишмә суы чиста булып кала,
Бигерәктә чыккан урында…
Чишмә башы диләр туган җирне,
Уйлаганда язмыш турында.

Шигъри вәгазь

Никтер безгә соңлап кына килә,

Кылганнарны бераз фикерләү.

Кыйбыланы җирдә таба алу,

Бару тайпылмыйча – «сикермәү»…

Бик соң гына барып җитә безгә,
Яшәү кадерләрен аңларга…
Аңлап җитәбездә… ләкин,
Вакыт калмый аны санларга…
Беләбездә, ләкин күрәселәр,
Без белгәннән шактый еракта.
Ялгышларын кайчак аңлаганда,
Еламыйча тора елакта…
Ничә еллар гомер шулай үтә,
Гади эшкә вакыт табылмый…
Күңелеңә якын булганнарны,
Яшәп була мени сагынмый…
Үкенүле озын юллар кала…
Үткәннәребездә сузылып.
Битарафлык бөтен кушканнарга,
Күңел бетә шуңа бозылып…

Капка төбе

Капка төбе шаhит бик күпләргә,
Күп язмышны теркәп барган ул.
Капка төбе – тәүге очрашулар,
Серен саклап кала алган ул.
Капка төбе күргән күз яшьләре,
Күпме булган тәүге сөюләр…
Анда әйтелү, хискә бирелгәндә,
«Мәңгелеккә бергә» – диюләр.
Анда булган, авыр аерылышулар,
Булган анда, карышы алулар.
Капка төпләреннәр башлана бит,
Ерак сәфәрләргә барулар.
Тарих китабыдай, капка төбе,
Үткәннәрне теркәп баручы.
Соңгы юлга кеше киткәндә дә,
Мәңгелеккә озатып калучы.

Аралар

Нигә ерак аралар…
Еллар үтеп баралар.
Бергә үтелмәгән юллар,
Үкенечкә калалар.
Син әгәр якын икәнсең,
Аралар ерак түгел…
Син белми йөргәнгә генә,
Аралар ерак бүген…
Якын ара, ерак ара…
Үлчәп булмый юлларны.
Юллары истә саклана,
Үтеп барган елларның.
Кемнәр якын кемнәр ерак,
Аралары күренми…
Якын итеп йөргәннәрең,
Өметләре сүрелми…
Кешеләрне ниләр бәйли,
Күңел җепләре микән…
Әллә кеше ул җепләргә,