2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - страница 5

Шрифт
Интервал


Үзе тотына микән..
Яшәү сере күп булсада,
Кануннары бик гади.
Тыелганнардан тыелып,
Яши белүгә карый…

Язмышым хыялым

Хыялларым минем барыр юлым,
Язмыш белән бергә үрелә.
Изге теләк таңның нурларыдай,
Ерак офыклардан күренә.
Язмышымда, минем теләгемдә,
Күңелемдә ихлас очраша,
Язмышыма мин буйсынып яшим,
Авыр мизгелләре очраса…
Тәңгәл килеп язмыш хыял белән,
Янәшәдә булсын hәр вакыт…
Изге юлын язмыш безгә биргән,
Үтә алсак иде шаулатып…
Иң изгесе иде теләгемнең,
Яши алу иде югалмый…
Язмыш, хыял ул синеке генә,
Шөкер итми яшәп булалмый.
Әллә язмыш, әллә хыял гына,
Кайсылары, барыр юлларым.
Мин сайладым инде үзем өчен,
Хыял, язмыш бергә булганын…

Җан җылысы

Җан җылысы каян киләдер ул,
Җан җылысы күңел җылыта.
Җылы сүздә аны алып килә,
Еракларда үзең булыпта…
Җан җылысы, олы учак кебек,
Кешеләргә җылы тарата…
Аз булсада җылы өләшүче,
Һәр кеше бит җылы ярата…
Без җылыга мохтаҗ hәрвакытта,
Җылы кирәк безнең күңелгә.
Җан җылысы күңел җылысыннан,
Бозлар эри кайчак күңелдә…
Күңелләрдә туган җан җылысы,
Барып җитә ала hәркемгә…
Тоя алып күңел җылыларын,
Яши алып булсын hәркөндә.

Күңелләрдә hәрчак җылы булсын,

Аның учаклары дөрләсен…

Пыскып кына янып торса торсын,

Җылы бирмәс булып сүнмәсен…

Упкын

Язмыш юлларыңның башы гына,
Ялгышларга зинhар юлыкма.
Ашыктырса кайчак хыялларың,
Чын күңелдән хисләр булыпта.
Ялган хисләр, озак яши алмый,
Бик тиз генә чынга ашыпта…
Күңелеңне тыңлап кара башта,
Упкыннарга, иртә ашыкма…
Алда көтә тормыш сынаулары,
Канатларың булсын кагарлык.
Юлда, юлдаш булсын ышанычлы,
Бәхет юлын бергә табарлык…
Күңелләр бит көтә могьҗизәләр,
Кайвакытта бик тиз алдана…
Бүгенгеләр алар артта кала,
Яшәү кирәк карап алгада…
Язмыш юлы ялгышларың аша,
Упкыннарга алып бармасын…
Үтә алган дөрес сукмакларны,
Бәхет юлларына ялгасын…
Юллар үтсен, хәтерләрдә калып,
Сагынырлык истә калырлып.
Упкыннардан ерак була алып,
Язмыш юлларыннар барырлык

Оялчан малай

Суга килә коеларга,
Чиләкләр көянтәдә…
Башкасына кыюлык юк,
Карашлар иярсәдә…
Күңелдә уянган хисләргә,
Ирек куярга баздым.
Өйдә утырып ялгызым,
Шигырь юллары яздым.
Үткән чактса урамнардан,
Безнен өй турларыннан…
Өмет – караш озатсада,
Шулардан узмаганнар.
Кайта судан матур атлап,
Мин эзләреннән барам.
Сөйкемле атлауларына,
Карап омсынып калам.
Әллә борылып карады…
Серле карашы белән…
Күзләвемне тәрәзә аша,
Карап торганны белгән…
Тойдым шунда күңелемдә,
Олы хиснең ләззәтен.