Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу, беркемгә дә ят әйбер түгел. Зиннәтнең практикага кайтыр алдыннан: «Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән котыла алмыйсың, сине кияүгә алып калачаклар, әзер бул!» – дип, искәртеп куйганы да исендә әле. «Язмыштан узмыш юк, шулай була калса, мин риза!» – дип шаярткан иде ул чакта Сәрия. Бөтен яклап та булган-килгән кебек булса да, аның шәхси тормышында алга китеш бик булмады. Сәрия үзе ошатып, күзе төшеп йөргән егетләр, нишләптер аңардан ераграк йөрде. Үзен ошатканнарына – күңеле төшмәде. Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, таләпләр дә югары иде шул.
Иртән Сәрия уянганда, Илгиз район үзәгенә эшкә киткән, Халидә апа сыер саварга чыгып китеп бара иде.
– Халидә апа!
– Әү, балам!
– Үзем савармын, хәзер тиз генә юынам да.
– Юк, юк, язмаганны, үзем савам, киленем түгел дә инде син минем.
– Булсам, саудырыр идегезме?
Сөйләшүнең бу якка китүен икесе дә көтмәгән идеме, берьюлы көлеп җибәрделәр. Халидә апа сыер савып кергәч, тәмләп иртәнге чәйне эчтеләр. Сәрия киенеп чыгып китим дигәндә генә, телефон чылтырады. Халидә апа биш минутлап чамасы сөйләшкәннән соң, трубканы Сәриягә сузды.
– Сәрия, хәерле иртә!
– Хәерле иртә, Илгиз!
– Көтсәң, кичкә кайтып җитәм!
– Ярый соң…
«Нишләп көтмәсен инде, кайт кына, көтәм!»
Сәрия мәктәпкә киткәч, Халидә апа: «Ни булды әле бу?» – дигән кебек, урындыкка барып утырды. Әллә… Араларында бер-бер хәл бармы? Кичә һава сулыйбыз дигән булып йөреп керделәр. Иртән иртүк Сәрияне шалтыратып сорый. Юк, булмас, Илгиз бала-чага түгел лә инде, бер күрүдә гашыйк була торган. Аннан бит йөргән кызы Зилә дә озакламый кандидатлык диссертациясен яклап, Мәскәүдән кайтып төшәчәк. Җәйгә туй дип сөйләшкәннәр иде…
Ничек шулай тиз үтә соң бу кадерле мизгелләр? Талгын гына яуган кар астында бала-чага кебек җитәкләшеп йөрү, бер-берсенә беренче күрешүдә үк омтылган бу парга бик тә рәхәт иде. Җомга кичен ничек кенә сузарга тырышмасыннар, сәгать уклары инде шимбә ягына карый башлады.
– Халидә апа йокламый көтеп торадыр, керик, Илгиз!
Илгиз Сәриянең иреннәренә үрелде. Ай каядыр кереп яшеренергә өлгерде, йолдызлар югарырак атылды. Бар галәмгә бары икәү: Илгиз һәм Сәрия калды. И, бу кайнар мәхәббәттән башлар әйләнеп, йөрәкләр бер булган бәхетле мизгелләр! Кемнәр генә кичермәгән дә, кемнәр генә татымаган. Дөнья яралганнан бирле, сөюдән дә көчле, сөюдән дә югары тагын берәр хис булдымы икән? Шушы көнгә кадәр бер сукмакка төшмичә адашып йөргән ике язмыш башка аерылмас өчен бер-берсенә сыенган минутлардан да гүзәлрәк минутларны тагын кайдан табып була?