Ишекне сак кына ачып керергә тырышсалар да, Халидә апа аларның кергәнен сизде, ләкин дәшмәде. Сәрия түрдәге йокы бүлмәсенә үтте. Илгизгә әнисе залга урын җәйгән иде, ул шунда килеп ятты.
Иртән Сәрия аш-су бүлмәсе ягыннан чыш-пыш килгән тавышка уянып китте. Халидә апа белән Илгизнең нәрсә сөйләшкәннәре аерым-ачык кына ишетелмәсә дә, Сәриянең күңеле сагаеп калды. Ә менә Халидә апасының: «Улым, практикант кызлар алдап йөрерлек яшьтә түгел син», – дигәнен ишетми калмады.
Машина кузгалып киткән тавыш ишетелгәч кенә, Сәрия яңа гына уянган кеше кыяфәте чыгарып, мәктәпкә әзерләнә башлады. Халидә апа үзен көндәгечә тотарга тырышса да, Сәрия аңарда булган үзгәрешне, әлбәттә, сизде. Хаттә, иртәнге ясаган чәенең тәме дә бүген икенчерәк иде.
Кара, тиз үтә икән бу практика дигәннәре, календарь үтеп барган елның тагын ун көнен генә саныйсы калган икән ләбаса! Икесенең дә үзешчән сәнгатьтә актив студентлар булганлыгын белгәнгә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәрия белән Зиннәтне Яңа ел кичәсен әзерләшергә җәлеп итте. Шуңа күрә бүген, дәресләр беткәч, алар икесе дә кайтып китәргә ашыкмады. Буфетта тамак ялгап алганнан соң, кичәгә кызыклы детальләр уйлап утырдылар. Кайтырга чыкканда урамда караңгы капкан, әмма ай яктысы шулкадәр якты – җирдә яткан энәне дә табарлык иде. Үзләренә каршы килгән Илгизне алар ерактан ук күреп, танып алдылар. «Җизни» атна уртасында нишләп йөри ул авылда?» – дип, ычкындырды Зиннәт. «Каян белде икән Зиннәт безнең Илгиз белән мөнәсәбәтләрне, әле үзебез дә ныклап аңлап бетермибез, чын хисләрме, вакытлы мавыгумы?», – дип эченнән генә уйлап куйды Сәрия. Зиннәт белән кул бирешеп күрешкәч, Илгиз Сәрияне култыклап алды. Шул минутта Зиннәтне алыштырып куйдылармыни! Аның йөзендә ниндидер нәфрәт хисләре пәйда булды. Ул Илгизнең яңагына сугып җибәргәнен сизми дә калды. Үзе, күз ачып йомганчы, якындагы тыкрыктан төшеп тә югалды. Бернәрсә аңламый калган Сәрия, тораташ булып катты. Илгиз Сәрияне тынычландырырга тырышып, кочагына алды.
– Илгиз, безнең арада берни дә юк, Зиннәт көнләшкән булып кылануын үзем дә аңламыйм.
– Сәрия, синең монда бер гаебең дә юк.
Сәриянең күзләре: «Йә, тизрәк аңлат инде, югыйсә әллә ниләр уйлавым бар», – дигән караш белән Илгизгә төбәлде. Ул Сәрияне култыклап алды. Икесе дә яратып өлгергән «Аръяк юлына» таба атладылар.