Язмышлардан узмыш бармы? - страница 5

Шрифт
Интервал


Сәрия, кыенсынып, ялангач тәнен капларга юрганга үрелде. «Җаным, син минеке, мин синеке, оялма» – дигәнгә, эреп төшмәскә тырышса да, иренең кочагына кереп киткәнен сизми дә калды. Илгиз, аның өчен генә сакланган саф гөлнең таҗларын, сакланып, иркәләп, назлап кына ачты. Хатын-кыз назын татып караганы булса да, Илгиз, моңа кадәр кагылмаган хисләр дулкынында кайнады. «Мин сиңа бервакытта да хыянәт итмәячәкмен, җаным!» – дип, кат-кат кабатлаганда, теге «шайтан» тавышсыз гына үзенең почмагында көлеп утырды.

Илгизләр яшәгән йортның капка алдына яшь киленне каршыларга дип күрше-тирә, агай-эне җыелган. Зиләнең әнисе белән әтисе Тәнзилә белән Мисбахның юклыгын, каршылаучылар абайламый калмады, әлбәттә. Кайсы килмәүләрен хуплады, кайсы: «Зилә белән Илгизнең аралары биш былтыр суынган, нәрсәгә үпкә сакларга инде» – дип, тел чарлады. Машиналар, кычкырта-кычкырта, ишегалдына үтте. Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, ап-ак мендәргә бастырды. Халидә апа Сәриягә: «Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак булсын, телең бал кебек татлы булсын!» – дип, бал-май каптырды.


Туйдан соң, бер атна да узмады, Илгизне райкомга чакыртып алдылар. Райком секретаре сөйләшүне кыска тотты.

– Илгиз Калимуллович, сезнең кандидатурагыз Өлкә комитетта каралган, бик җаваплы эш тәкъдим итәләр. Иртәгә җавап бирергә кирәк.

Ришат Талиповичка җавабы уңай булачагына, Илгиз шикләнеп тә карамады. Чөнки партия әгьзасына Өлкә комитет карарына «юк» дип җавап бирү, үзең теләп тәмугка төшү дигән сүз булачак. Сәриясе дә каршы килмәс. Хатын-кызга нәрсә, ире кайда, ул шунда. Диплом алганына бер ай да юк, кайда эшкә урнашса да, аңа барыбер түгел мени? Менә әнисе генә ничек кабул итәр? Быел алтмыш яшен тутыра бит, яшәрергә таба бармый. Илгиз авылда йорт салыр алдыннан, әнисе: «Картайган көнемдә минем бер үземә нигә кирәк шундый зур йорт, сез берегез дә монда кайтып яшәмәячексез барыбер», – дигән иде. Әнисе хаклы булып чыкты түгелме соң? «Ярар, алда чамаларбыз», – дип Илгиз, район үзәгендә өч ел «буйдак» тормыш белән яшәгән фатирына ашыкты.

Сәриягә хуҗабикә роле килешкән, үзе дә, аш-су бүлмәсендәге өстәл дә балкып тора. Илгиз тамак ялгап алганнан соң, райкомдагы сөйләшүне Сәриягә җиткерде.

– Син каршы түгелсеңдер бит, Сәрия?

– Башыма тай типмәгән лә инде минем, нишләп каршы булыйм… тик.. кайда яшәрбез соң? Бу фатирны калдырып китәбезме?