Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - страница 6

Шрифт
Интервал


Кемнәр була якташлар…
Ватандашлар якташлармы,
Бергә яшәп яткачтан…
Туган ягын оныталмый,
Туган яктан ятлашкан.
Сабакташлар, иптәшләр,
Хезмәттәшләр, акбашлар…
Кая гына барсакта без.
…Кеше өчен якташ бар.

Үткән җәйләр

Күпме үтә шундый матур җәйләр,
Ак болыттай ага гомерләр…
Үтелмәсә озын язмыш юлы,
Була алмас иде, бүгеннәр…
Ә хыяллар… күпме алар туган,
Җәйләр килсә, инде бигерәк.
Еракларга күңел тарта иде,
Кошлар омтылгандай биегерәк.
Һаваларга карап хыялланып,
Чалкан ятып, яшел чирәмдә.
Хыялларың бик тирәндә чак та,
Әйтә алмый, әйтим дигәндә.
Авыр вакытлары… сынаулары,
Бетмәс кебек булган чаклары.
Сабырлыклар, аңламыйча әле,
Ул вакытта безне яклады…
Җирдә үсеп, җирдә без өйрәндек,
Адым, адым итеп үтә алып…
Алган гыйлем, булган акыл белән,
Олы юлга чыгып китә алып…
Җәйләр кабатланып торсаларда,
Юллар кебек алар үтәләр…
Сизелмиләр, әллә көтмәгәнгә,
Ялт иттереп… көзләр җитәлә.

Бүгенең

Артка карап, алга барам бугай,
Буйсындырып булмый уйларны.
Якын итеп әллә кайчан үткән,
Күңел түрләренә куйганны.
Ерактагы сабантуйларны…

Сибелгәндәй үткән юлларымда,

Җыя барган бөтен күчтәнәч.

Онытканы… күңелләргә ул чак,

Хисләр булып кабат күчмәгәч.

Хәтердә гөл булып үсмәгәч.

Язылганнар күңел дэфтәренә,
Хәзер бары, аны укыйбыз…
Шактый әйбер анда язылганга,
Уйланырга, кайчак туктыйбыз.
Онытылып аннан йоклыйбыз…

Дөрләмидә… бары үтеп бара,

Сүнгән учак кире кабынмый…

Мохтаҗлыктан- булган ул җылыны,

Чаралар юк… бары сагынмый.

Башка юлы барыбер табылмый.


Бер мизгеле кинәп тотып калып,

Җибәрмичә озак йөргәндәй…

Тикшерергә теләп хисләреңне

Уйларыңны синең белгәндәй.

Синең бүгенеңнән көлгәндәй.

Дөнья гәепле буламы

Дөнья гәепле буламы,
Кешеләрдә бармы эше.
Авырлыклар килгән чакта,
Дөньяга сылтый кеше…
Абынсада, егылсада,
Еласада утырып…
Шөкер әйтми гомер буе,
Язмышларын тутырып.
Үзебездән эзләүләр юк,
Ахмаклыкка гаепне…
«Акыллы баш» гөнах кылса,
Нишләп дөнья гаепле?
Дөнья ул бер, барыбызга,
Ул гаепле була алмый.
Яшәү өчен безгә куыш…
Язмышларны бозалмый.
Без кунаклары дөньяның…
Аннан гаеп эзлибез…
Кем булабыз без шуннан соң?
Ансын инде… «белмибез»…

Кабатланмас

Кабатланмас инде ул вакытлар,
Ничек кенә искә алсаңда…
Артка борылып, син карасаңда,
Уйларыңа hаман салсаңда.
Юллар ерак… башка баралмаслык,
Булсалардә әле уйлар зирәк…
«Кабатланмас» сүзен аңларгада…
Булганына ризалалашу кирәк.
Балачакта, хәзер син ят кеше…
Яшьлегеңдә кемнәр таныр соң.