Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - страница 5

Шрифт
Интервал


«Ышанмаучы, ерак иманнан.
Коммунизм диеп алдаганнар,
Үзләренө байлык җыйганнар.
Халыкныкы – аларныкы булды,
Нефть вышкаларын бүлделәр.
Яңа хуҗалардан дөнья тулы,
Кешеләрдә аңа күнделәр…
Ыспай атлап яңа хуҗа килә..
Озатып йөри дуслар- куштаннар.
Машинада озак утырганнан,
Йомарланып беркән ыштаннар.
Кешеләргә табыну олы гөнах…
Озакламый булыр җимеше.
Байлык белән коллык җитәкләшеп,
Безгә кабат кайтып килеше…

Күңел ачкычы

Күңел ачкычлары диелә бит,
Теләк теләп дога кылганда.
Тәүге адымынны тоя алып,
Гыйбәдәткә теләк туганда.
Күңел ачкычлары бирде дибез,
Хикмәтләрне бераз аңласак.
Күңелләргә юлын таба ала,
Иман сүзен тирән санласак…
Ябык күңел берни кабул итми,
Нинди генә вагазь булсада.
Кеше күңеленә салып булмый,
Изге сүздән генә торсада…
Хикмәт сүзе – ул күңелгә ачкыч,
Таба алу андый сүзләрне…
Ә бүләкли Раббымыз бары,
Иман юлларында түзгәнне.
Ачкыч бирсен безнең күңелләргә,
Иман нурларына ачарга…
Тәүбәгә дә, гыйбәдәтләргә дә,
Юллар ачык була кайчанда…

Җәйле еллар

Кичә генә килгән кебек җәйләр,
Бүген инде көзгә ялгана…
Эсселәре булды… ә җылысы,
Җиталмаган кебек җанга да.
Җәйләрне бит тотып карагандай,
Матурлыгын тоя алуың…
Ничә тапкыр гомер юлларыңда,
Җәйле еллар җыя алуың…
Жәйге еллар диеп исемләдем,
Хәтерләрдә уелып калганын…
Матур чаклары дип гомерләрнең,
Еш сагынып искә алганын…
Күңелләрдә чәчәк аткан чаклар,
Олы юллар, көтә… чакыра…
Хисләр белән яши торган вакыт,
Ашыккан чак юллар чатына.
Җылы вакыт, язмыш юлларының,
Бөтен тормыш жәйләр шикелле.
Шуңа атадым жәйле еллар диеп…
Җәйләр кебек үтеп кителде…

Тынычмы

Тыныч кына кемдер яшәп ята,
Тамагым тук, өстем бөтен дип.
Бүгенгесе бары учак булса,
Калганнары аның төтен дип.
Юлга чәчеп булган ядкәрләрне,
Дога тапмый, тотып укырлык.
Нигә диеп сорап торасыда юк,
Кеше арбасына утырдык…
Табынулар китте ялтырыйкка,
Шәмнәр тотып бәйрәм итәбез.
Кая баруларны белә алмый,
Озакламый «барып җитәбез»…
Битарафлык гади әйбер хәзер,
Кысылмыйча яшәү, файдалы…
Алыштырып телне, динне, илне,
Тормышларын күпләр «җайлады»,
Онытыла иман, әдәб сүзе…
Имансызлык кабул ителә.
Гаделлек hәм намус сүзе кая,
Аларсызда… тормыш ителә.
Болар барсы яңа әйбер түгел,
Бик күп еллар элек язылган…
Иман зәгыфлеге авыруы,
Безгә бүген килеп кагылган.

Якташ

Якташлар була авылдаш,
Авылдан ерак барсаң…
Райондашта якташ була,
Шәhәрдә яшәп калсаң.
Казаннан да ерагайганда,
Татарстан – якташлар…
Чит илгә чыгып киткәндә,