Була юлларның бит, кыегы.
Адашсаңда, адашмаган кебек,
Аңлар өчен авыр, кыены.
Такыр кебек юллар бүген өчен,
Еракларга уйлар салмасаң.
Барам әле, диеп уйлап кына,
Кая икәнен аңлый алмасаң.
Кыек юллар алар шуңа күрә,
Ялгыш уйлар, кыек гамәлләр.
Аерылу үзе өммәтеңнән,
Ишетелмәс булган сәләмнәр.
Ялгызлыка дучар итә алыр,
Андый юлда озак булганда.
Кисәтүче юлдашыңда булмас,
Үз үзеңә тозак корганда.
Кыек юллар адаштыралар да,
Корыр чишмә булып, акмаслык.
Үкенече булып язмышыңның,
Кыйблаңны җирдә тапмаслык.
Дога кылу, сорау ялварудыр,
Бер Аллаhтан мөмкин булганын.
Ничек итеп сорап була алыр,
Булмаганда тәүбә кылганың.
Намаз алды тәhәрәтең кебек,
Тәүбәләр ул, шулай пакълану.
Бу тормышта белеп яки белми,
Кылган гөнахлардан аклану.
Башны иеп, түбәнчелек белән,
«Ярлыка», дип әйтә алырга.
Дога өчен, юлын ачар өчен,
Хаталарның барсын танырга.
Ул бурычлар гомер җыелганда,
Буламы соң, нидер сорарга.
Язмышыңа бәйле халәтеңне,
Башкача бит булмый юрарга.
Гөнахларың, олы бурычларың,
Тәүбә бары, чыгу юллары.
Алар аша гына уза ала,
Догаларның кабул булганы.
Тау астында дисәң, аңлашыла,
Олы болын, Кылыч башлары.
Тау башыннан, уч төбендә кебек,
Матурлыгы, чиктән ашканы.
Кочак җитә алмас, бу җиhанның,