Төбәгегез тарихы турында уйлагансыз икән, эшне аксакаллардан башларга кирәк. Авылда гомер иткән өлкәннәрнең җанлы хатирәләре – менә дигән кызыклы чыганак. Алар исән чакта бөтен белгәннәрен язып алып калу, яисә шуңа омтылу бик мөһим нәрсә.
Соңгы елларда авыл тарихларына зур әһәмият бирелә башлады. Һәвәскәр авторлар үзләре яшәгән җирлекнең үткәнен тасвирлап, кызыклы гына басмалар тәкъдим итеп тора. Гадәттә, бу авылның зыялы кешеләре: укытучы, мәдәният хезмәткәре, элеккеге җитәкче, дин әһеле яки китапханәче булырга мөмкин.
Элегрәк елларда мондый төр басмалар күбрәк шәхси истәлекләргә нигезләнгән булса, соңгы вакытларда архив чыганаклары һәм археология материалларына таянып язылган ярыйсы гына җитди китаплар да дөнья күрә. Бу фактны тарихчы галимнәр дә раслый.
Тарих турында язмалар укыганда, бигерәктә сиңа таныш булган туган якларың исеме очраса… үзеңне тарихка чумгандай хис итәсең. Кызыксыну арты кызыксыну аның яңа битләрен ачарга мәҗбүр итә. Ерак чорлардан ук башланган авыллар тарихы үтә дә кызыклы һәм гаҗәеп бай икәненә тагын бер кат ышанасың.
Тарихчы булмасамда, авыл тарихына булган кызыксыну арта гына барды. Интернеттан архив материалларын табып була башлады. Танылган шәхесләр биографиясендә, авыл исемен күреп була иде. Шулардан… Федя Карманов (Фархат Карамов) белән Рәис Нуриманов исемнәре минем ихтибарга лаек иде. Бүгенге ирешкән дәрәҗәләре белән, танылган шәхесләр булулары белән. Беренчесен әле малай вакытларын хәтерләп, гәҗәпләнү хисләре булса, икенчесе миңа билгесез иде. (90 елларда авылга кайтып киткән булганын белмәгән идем). Якынырак танышу өчен бер язманың авторы дин белгече (Сверловскийда эшләгән Дамир Мөхетдиновны) эзлэп табып элемтәгә кердем. Башка яңалыклар… хәбәрләр белән танышып почта адресын гына таба алдым. Бу 2014 ел иде, авылда мәчет салына башлаган вакыт. Тәвәкәлләп башка чара булмаганга, төзелүче мәчет фоталарын салып хат язып салдым Свердловскийга шул белгән адреска, бәлки барып җитәр дигән ышыныч белән. Чөнки мәчет, Ул туган урында, элекке мәчет тирәсендә икәнен белә идем.
Шулай көтмәгәндә бәхет елмаеп… бер заман телефон шалтырады. бу Рәис абый Нуриманов булып чыкты. Шатланганы сизелеп тора иде телефон ашада… «Мәчет ачканда хәбәр итегез» дип калган иде.
Кызганычка каршы алдан хәбәр итеп булмады, ачылу көнен бик соң гына белдем. Шулай да мәчет ачылган бәйрәм көнне Рәис абый турында, аның теләк сүзләрен җиткерү мөмкинлеге булды.