Менә шунан башланды барысы. Андый кешеләр авылыбызның тарыхын тәшкил итәләрдә инде горурлыгы hәм үрнәге булып.
Уйлап кына карыйк әле… Рәис Кәшбиглюм Нуриманов, бер үзе – Рәистә, Нурда, Иманда, Генералда, Генерал директорда, Хаҗида… Ә әтисе совет чорында 80 нче елларда иң олы калаларның берсе Свердловскида мэчет ачуны оештыручыларның берсе була.
Шул вакыттагы тормыш …1900 елда туып, Казанда, Мөхәммәдия мәдрәсен тәмамлап авылга кайтып, мәчет салдырырга өлгерә…
1930 елдан сөргенлек еллары башлана. Куп балалы гаилә Владивостокка кадәр тарала… Ә ул алданырак сизеп иртәрәк чыгып китә ала, яшь баланыда калдырып торып. Урнашкач Свердловскийдан кайтып алып китәләр (ул вакытта нинди юллар…).
Свердловскидагы беренче төзелгән мәчет