Язмышым нуры. Иман Юлы - страница 4

Шрифт
Интервал


Мәчет беренче тапкыр һиҗри елның 7 нче елында Мөхәммәт пәйгамбәр (г.в.с.) катнашлыгында зурайтыла. Мәчетнең мәйданы 2500 квадрат метрга кадәр җиткерелә һәм анда берьюлы 4,166 кеше намаз укый ала. Мәчетнең тышкы күренеше үзгәртелми.

Пәйгамбәребез (г.в.с.) 622 нче елда каты авырып китә. Аның гомеренең соңгы өч көнендә, чире көчәйгәч, имам вазифасын Әбү-Бәкер башкара. Каты авырса да, Әбү-Бәкер намаз укый башлагач, Мөхәммәт пәйгамбәр (г.в.с.) яшәгән бүлмәсеннән чыгып хәлифләренә карый. Аны күргәч, Әбү-Бәкер, пәйгамбәр имам вазифасын үзе башкарсын өчен аңа юл бирә, әмма Мөхәммәт галәйһиссәләм дәвам итегез дип, кулы белән хәлсез генә ишарә ясый да кире бүлмәсенә кереп китә. Бу тарафдарларының аны соңгы тапкыр күрүләре була. Пәйгамбәр бүлмәсенә кергәч, башын хатыны Гайшәнең тезләренә сала. Чире көчәя бара. Ул өч тапкыр «изге юлдашлар белән» дип кабатлый һәм… җан бирә.

Пәйгамбәр вафат булгач аны кайда күмү турында киңәшләшә башлыйлар. Әбү-Бәкер, мин пәйгамбәрдән (г.в.с.) пәйгамбәрләрне үлгән урынында күмәләр дип әйтүен ишеткәнем булды, ди. Көрәешләр аны Гайшә бүлмәсендә күмәргә карар итә. Күмәр алдыннан якын сәхәбәләренең һәркайсы, ул яткан бүлмәгә берәм-берәм кереп, җеназа намазы укыйлар. Риваятьтә җеназа намазы ике көн барды дип хәбәр ителә. Пәйгамбәрнең меңнәрчә сәхәбәләре җеназа намазы укый.

Вакыты җитеп динебезнең беренче халифләре Әбү-Бәкер, аннары Гомәр дә дөнья куйгач, икесе дә пәйгамбәребез янына җирләнә. Гомәрдән соң Гайшә бүлмәгә кара пәрдә элә. Шуннан соң бу урынны ябалар һәм ул Әл-Һиҗрәт әл-Нәбәви дип атала башлый.

Гүзәл чатырлар

Пәйгамбәребез вафатыннан соң мәчетне зурайту эшләре дәвам иттерелә. Үз вакытында Гомәр ибн Хаттаб мәчетне зурайтуга үз өлешен сала. Мәчет мәйданы 3600 квадрат метрга кадәр зурайтылганнан соң анда берьюлы 6 мең кешегә намаз уку мөмкинлеге туа. Гомәр беренче булып мәчет ихатасына таш сала һәм шул чордан алып әлеге ихата хасва дип атала. Бүгенге көндә изге мәчетнең ачык һава астында урнашкан ихатасында автомат рәвештә эшләүче чатырлар корылган. Чатырлар мәчет ихатасын кояш һәм эсседән саклый. Кешеләр ул матур чатырлар астында йөргәндә аларның никадәр катлаулы механизмнан корылуы турында аңлап-белеп тә бетермиләр.

Бүгенге көндә изге мәчет ихатасында катлаулы механизмлы 250 чатыр корылган. Ул 150 мең квадрат метр күләгә тәшкил итә. Чатырлар белән идарә итү буенча махсус бер идарә оештырылган. Аларны 160 кеше хезмәтләндерә. Алар һәркөнне механизмнарның төзеклеген һәм чисталыгын тикшерә. Бер чатыр түбәсен юу 3 сәгать вакытны ала. Аны пистолеттан су сиптереп юалар.