Язмышым нуры. Иман Юлы - страница 3

Шрифт
Интервал


Шуларның берсе – Кәгъбәтуллаһны алтынчы тапкыр, соңгы мәртәбә төзү булачак. Эфиопия дәүләтеннән берничә кеше чыгып, Кәгъбәтуллаһны җимерәчәк, җир өстендә аларга каршы сүз дәшәрлек, бу эшләреннән туктатырлык бер генә иманлы кеше дә табылмаячак, дип кисәтеп калдырды Пәйгамбәребез (с.г.в.). Чөнки бу вакытта инде Коръән кире күккә күтәрелгән, намаз, дога-зекер тукталган булыр. Димәк, имансызлар дәвере килә. Шуннан Кыямәткә дә ерак калмаячак. Боларны уйлаганнан соң, һәрберебез Ахирәт гамәлен күбрәк кылып калу өчен ашыгырга тиеш, минемчә.

Мөмкинлек булганда, хаҗны кылу фарыз. Югыйсә, шайтан акчаны, малны тегендә-монда туздырганны көтеп, теләп кенә тора. Әмма шунысын аңлау да мөһим: Пәйгамбәребез (с.г.в.) хаҗ гыйбадәтен мөэминнәрне агарту, аларны мәгърифәтле итү ниятеннән дә үтәде. Ислам галимнәре аның хаҗын мәдрәсәгә тиңләде. Монда булды үгет-нәсихәт тә, җыелыш та, конференция дә! Рәсүлебез (с.г.в.) мөэминнәрне бергә туплады, дәгъват кылды, васыятен әйтеп калдырды. Бүгенге көндә нәрсә күзәтелә? Хаҗга барырга теләүчеләр елдан-ел күбәя. Аларның бик азы гына кайсы урынның нинди тарихи әһәмияткә ия булуыннан хәбәрдар. Хаҗ кылуны мөмкин кадәр файдалы, төгәл итеп оештыру мөһим. Дөрес, аның беренче максаты – фарыз гамәлне үтәү нияте, әмма һәр мөселман аеруча әһәмиятле тарихи вакыйгалардан мәгълүматлы булырга тиеш.

Ул вакытлардан безгә кадәр килеп җиткән кыскача әйткәндә хәбәрләр шулай сакланган.

Мәдинә шәһәре

Динебезнең иң изге урыннарының берсе Сәгуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә урнашкан. Ән-Нәбәви мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (г.в.с.) кабере урнашкан. Мәдинә мәчете әһәмияте буенча Мәккәдән соң икенче урында тора.

Әлеге мәчетне төзүдә пәйгамбәребез (г.в.с.) үзе катнашкан. Бүгенге көндә Мәдинә музеенда пәйгамбәребез катнашлыгында төзелгән дөньядагы иң беренче мәчет макеты саклана. Әлбәттә, ул чордагы мәчет бинасы үтә дә гади булган.



1440 ел элек вакытка әйләнеп кайтыйк. Мәчет гади материаллар: таш, кирпеч, кызыл балчык, пальма агачы ботаклары һәм агачыннан төзелгән. Мәчет төзелгән вакытта ук өч зонага бүленә. Аның беренчесе – түбәлесе – беренче рәттә намаз укучылар өчен тәгаенләнгән була. Икенче зонасы ачык ихата булса, өченчесе – мәчет артында махсус зона – суфилар-ярлы мөһәҗирләр өчен тәгаенләнә. Мәчет 1050 квадрат метр мәйданлы була һәм анда бер үк вакытта 1700 кеше гыйбадәт кыла алган.