Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - страница 2

Шрифт
Интервал


Көннәр буе сайраган.
Әйтерсеңлә бөтен җиhан,
Тынычлыкны сайлаган.
Бардыр инде сирәк мирәк,
Йокысызлар, парлылар.
Кемнәр төндэ бар хисләрен,
Үлчәүләргә салдылар…

Тыныч төннәр, таңга кадәр,

Эндәшмичә түзә алыр.

Яралары була калса

Таңнар җитеп, төзәлер…

Актаныш

Агыйдельнең биек ярларында,

Тау башында тора Актаныш.

Ядкәредәй булып милләтенең,

Татарларга хәзер бик таныш.

Яшә шулай, якты маяк булып,
Тарихларда калып, макталып.
Агыйдельнең агымнары кебек,
Озак гасырларга сакланып.

Ак исемнән, ак хыяллар туып,

Ак юллары әле салыныр…

Актанышым диеп җыр сузучы,

Киләчәгендә дә табылыр.


Көнчыгышы булып милләтенең,

Син калырсың hаман ак булып.

Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,

Макталырлык матур як булып.


Тау башында үсә Актаныш,

Ак булуы калыр сакланып.

Бед (з) некеләр диеп горурланып,

Сокланырлык булып – таң калып.

Күңел көче

Күңел тарту, күңел тартылуы,

Еракларга таба күчәме…

Тоймаганга, әллә онытканга,

Якын гына булган кичәне.


Күңел тарта, әйтми сәбәбен,

Әйтәләр бит,«тартса күңелең».

Кыен була кабул итүләре,

Күңелеңә якын түгелен.


Күңел «сүзе», юллар табу кебек,

Кайсы якка, кайчан баруның.

Бик кирәк диеп уйланылган,

Урыннарга бармый калуның.


Сиңа сайлый мөhим булганнарын,

Кәлебеңә ярый торганын.

Гамәлләр бит шуңа әйтеп бирә,

Күңелеңнең нинди булганын


Кәлебләрдә кебек хисләр башы,

Күңел безне, сүзсез кисәтә.

Шуңа күрә, ялгыш эшләр туа,

Күңел тартмаганын сизсәктә.

Хисләр диңгезе

Язам әле шигырь кебек итеп,

Куплетларга салып сүзләрне.

Хисләр өстәп, шигырь арасында,

Хыял диңгезендә йөзгәнне.


Кем булмаган андый диңгезләрдә,

Йөзмәсәдә, кереп караган.

Кемгә аңларга аның тирәнлеген,

Ярда басып тору, яраган.


Диңгез кебек хисләр җыелганда,

Күбекләнсә биек дулкыннар.

Чын шигырьләр диңгез суыдай,

Бераз гына тозлы торсыннар.


Шигырләр ул, хисләр диңгезедәй,

Ә юллары, дулкын тезмәсе.

Бар хисләрең дулкын арасында,

Әллә каян түгел эзләсе.


Күтәрелә, аннан түбән төшә,

Шигырьдә дә дулкын телләре.

Кемнәр аны ачык ишетә ала,

Бик күпләрнең, бардыр күргәне.


Диңгез өчен киңлекләре кирәк,

Сыя алырлык, булган сулары.

Хис диңгезе кебек шигырләрнең,

Мөлдерәмә булып тулганы.

Юл

Ялыкмыйча тормыш юлларында,

Ниләрдән соң hаман туймадым.

Күп яшәдем диеп, әйтер идем,

Акылымны әле җуймадым.


Җиhан киңлекләрен аңласамда,

Биекләргә хисләр сикерми…

Хыял артларыннан иярәсең,

Барасыңда, барып җителми.


Юллар бетеп туктый ала микән,

Кеше аны үзе күрерлек.