Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - страница 2

Шрифт
Интервал


Кемнәрдер, нигәдер табалмый…
Сайлапмы табыла тиңнәре,
Кайвакыт тиңнәрдә, баралмый…
Ник алай тормышта, була соң,
Җавапсыз калалар сораулар…
Теләгең бик олы булсада,
Файдасыз булалар юраулар…
Бәлки ул барыбер кешедән,
Лаеклы булганнар табышу…
Бәлки ул кемнеңдер ярдәме,
Мәңгелек пар белән танышу..
Сихри көч сизәдер күңелне…
Якынлык булуын …нурларын.
Әйбәтләр, әйбәткә очырый,
Ә сиңа лаеклы булганың.
Ходай биргән, язмыш дибез кайчак,
Үзебезнең бөтен кылганны…
Ике кеше генә саклый ала,
Гомерлеккә парлар булганны…

Хәлләр ничек

«Хәлләр ничек» дибез күрешкәндә,

«Сәләмәт бул» дибез киткәндә.

Исәнләшми яшәп була мени,

Кешеләрне хөрмәт иткәндә.

Сәләмләшү – сәләмәтлек теләү,
Дога кылу кебек түгелме…
Чын күңелдән әгәр әйтә алсаң,
Кешеләргә сәләм сүзеңне.
Тирән мәгәнә бит hәрбер сүздә,
Теләкләләрең ихлас булганда,
Тормышларда ялгыз булалмыйсың,
Сәләмләшеп hәрчак торганда.
Биргән сәләм, олы савап булыр
Кайтмый калмас сиңа, үзеңә.
Күңелеңә җиңеллекләр булып,
Һәрбер әйткән ихлас сүзеңә.
Сәләм булсын, шигырь юлларыда,
Укый алган hәрбер күңелгә.
Аллаhының олы нигъмәте бит,
Сәләм бирә алу бүгендә!

Чама сүзе

«Чама» сүзен бөтенебез белә,
Кемнәр белә аның күләмен.
Сизми калдык, тормышларыбызга
Чамасызлык килеп кергәнен.
Чама сүзе, кыска булсада ул,
Озатып бара гомер буена.
«Чама минем болай дөрес» диеп,
Кереп калган кеше уена.
Чама сүзе, бөтен эшләр өчен,
Чама сүзе, барлык аш өчен.
Хәттә зыяратта бакыйларга,
Баш өстенә куйган таш өчен.
Чаманы бит hәркем кабул итә,
Төрлечәрәк кеше чамасы.
Арбалары күптә, җәйләр өчен,
Кышлар өчен булмый чанасы.
Күрмәгәннең килә күрәсе,
Туймаганның килә туясы.
Кайларга соң, истә торсын өчен,
«ЧАМА» сүзен язып куясы?

Артык олы булса

Көчле булыйк дибез яшәгәндә…
Авырлыклар аша үтәргә…
Каршы җилләр нинди булсаларда,
Барыр җиргә барып җитәргә…
Хыялларың артык олы булса,
Җитәр микән булган көчләрең.
Ярты юлда калып югалырмы…
Эшләмәкче булган эшләрең…
Кемнән, беләм ярдәм сораргада,
Күңел тартмый барсын сорарга.
Сорап кына яшәү ялгыш кебек,
Үзеңә күп гaмәл кыларга…
Сорамыйча булмый Ходайданда…
Булган көчне бераз сакла дип.
Явыз көчтән, хәлсезләнгән чакта,
Көч җитмәсә безне якла дип…
Калган көчләр калган юллар өчен,
Юл бетмәсә, көчләр табылыр.
Яшим дигән, тыныч күңел белән,
Бер Аллаhка бары табыныр…
«Кеше туа җиргә ризыгы белән»…
Хәдистә бит шулай әйтелгән.
Көчсезләндем диеп әйтү түгел,
Төрле юллар диеп әйтүдән…